Татарстанның торак инспекциясендә, прокуратура белән килештереп, 2025 елда сыйфат бәясен анализлау нәтиҗәләре буенча 3 баллдан кимрәк алган идарәче оешмаларны тикшерү графигы планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында һәр ай саен торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын бәяләүгә анализ ясала. Татарстанлылар үз идарәче оешмаларының хезмәтләрен дәүләт хезмәтләре порталында һәм “ТР Хезмәтләре” мобиль кушымтасында бәялиләр. Анализ нәтиҗәләре өч баллдан кимрәк алучыларны планнан тыш тикшерүгә сәбәп була.
Узган елгы эш йомгаклары буенча 3 баллдан кимрәк алдылар:
- “ОРЖИВ-1” ИК ҖЧҖ (1,71),
- “Дворик” ТСН (1,97),
- “ИК ЖИК Премиум” ҖЧҖ (2,49),
- “Экопарк Дубрава” ИК ҖЧҖ (2,5),
- “Слобода ТКХ” ҖЧҖ (2,54),
- “Прогресс ТКХ” ИК ҖЧҖ (2,56),
- “Дружный двор” ИК ҖЧҖ (2,62),
2) Чаллы шәһәрендә:
- “АНГ” ИК ҖЧҖ (2,12),
- “ЕвроСервис” ҖЧҖ (2,29),
- “ДомСервис” ИК ҖЧҖ (2,74)
3) Әлмәт районында:
- “Беренче поселок” ИК ҖЧҖ (2,76),
- “АСЦЖ” ҖЧҖ (2,88),
4) Түбән Кама районында - “Безнең йорт Кама Аланы” ҖЧҖ (2,28),
Сезнең идарәче компания исемлекләрдәме? Тәэсирләрегез белән уртаклашыгыз, комментарийларда языгыз https://t.me/gji_rt.
Татарстан торак инспекциясе матбугат хезмәте