Татарстанда капиталь ремонт кысаларында икенче ел рәттән газ белән тәэмин итү системалары, вентиляция каналлары һәм төтен чыгару юллары яңартыла. Узган ел бу төр эшләр өчен 52,11 млн сум бүлеп бирелгән, быел 2 мәртәбә диярлек күбрәк - 102,4 млн сумнан артык.
78 күпфатирлы йортта газ белән тәэмин итү системасын, 76 йортта вентканалларны һәм төтен чыгару юлларын ремонтлау планлаштырыла
Җирле үзидарә органнарына беренче чиратта капиталь ремонт программасына газ белән тәэмин итү челтәрләрен, төтен чыгару һәм вентиляция системаларын ремонтлау эшләрен кертергә тәкъдим ителде.
Исегезгә төшерәбез, күпфатирлы йортларны республика капиталь ремонт программасына кертү мәсьәләләре башкарма комитетлар вәкаләтләрендә. Республикада озак сроклы программа (2043 елга кадәр) һәм кыска сроклы программа (2026-2030 еллар) гамәлдә. Татарстанлылар Башкарма комитетка ремонт срокларын иртәрәк күчерү турында мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Моның өчен милекчеләргә йортның техник торышын тикшерергә кирәк, аның нәтиҗәләре программага үзгәрешләр кертү өчен нигез булачак. Күпфатирлы йортларның техник торышынтикшерүне оештыру тәртибе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 07.04.2025 №201 карары белән расланды.
Татарстан торак инспекциясе матбугат хезмәте