Үзең мыеклы

2025 елның 19 декабре, җомга

Лаешлылар идарәче компания хезмәтләреннән баш тартканнар. Гомуми җыелыш үткәреп, үз йортлары белән үзләре идарә итәргә карар кылганнар. 31 декабрьдән «Эрмитаж» ИК» ҖЧҖнең Лаеш районының Сокуры авылының Березовая урамындагы 1 нче йорт белән идарә итүе турында мәгълүмат лицензияләр реестрыннан  төшереп калдырылачак. Һәм яңа елда яңа кагыйдәләр эшли башлаячак.

Бу нәрсә дигән сүз? Төп өстенлек – йорт белән идарә итү өчен түләргә туры килмәячәк.  Милекчеләр үз мөлкәтләрен карап тоту белән үзләре шөгыльләнәчәк.

Исегезгә төшерәбез, РФ Торак кодексы милекчеләргә йорт белән идарә итүнең өч формасын тәкъдим итә:

- идарәче компания,

- торак милекчеләре ширкәтләре яисә кооператив,

- турыдан-туры идарә итү.

Әгәр беренче ике ысул җитәрлек дәрәҗәдә таралган булса, юридик зат йөген ташлау белән, күпфатирлы йортларда яшәүчеләр турыдан-туры идарә итүнең су асты ташлары белән очраша башлый.

Әйтик, яңа ел каникуллары карлы булса, барлык 16 фатир халкы көрәкләр белән йорт яны территориясен чистартырга чыгачак. 1 гыйнвардан торакчыларга тротуарлар һәм юллар чистартылмаган дигән дәгъва белдереп булмаячак. Хәзер милекчеләр барысы өчен дә җаваплы: я үзләре көрәк тотып чыгалар, я ишегалды себерүчене яллыйлар. Ягъни башкаручыны табу һәм ниннди сумма җыярга кирәклеген хәл итәчәкләр. Аның белән килешү төзергә һәм хезмәт өчен түләргә кирәк булачак. Күршеләрдән бухгалтер һәм юрист вазыйфаларын кем үз өстенә алыр? Бушлай, чөнки мөстәкыйльләр. Яисә «бухгалтер»га шулай да өстәмә түләп, яисә хезмәтләр өчен түләүдән азат итәчәкбез, дигән карар кабул итәчәкләрме? Барысын да милекчеләр генә хәл итә.

Бала таеп киткәнме, әллә түбәдән карлы бозып килеп төшкәнме? Һәм бу очракта үзеңнән башка беркем дә гаепле булмаячак. Йорт дүрт катлы. Түбәне үзләре чистарта алмыйлар, белгечләр ялларга һәм куркынычсызлык техникасын үтәргә кирәк. Гадәттән тыш хәл очрагында җинаять җаваплылыгы каралган.

Милекчеләр элеккеге идарәче компания белән подряд килешүе төзи алалар, ягъни барыбер хезмәтләр өчен түләячәкләр. Әмма бу очракта идарәче компания – подрядчы килешүдә язылган хезмәтләр өчен генә җаваплы. Ягъни дистәләгән законнарны, нормаларны, кагыйдәләрне һәм карарларны вакытында үтәү өчен бөтен җаваплылыкны милекчеләр үз өсләренә ала.   1 гыйнвардан гомуми мөлкәтне карап тоту – милекчеләрнең генә җаваплылыгы булачак.

Якынлашып килүче Яңа ел белән! Идарәнең яңа формасы Сокуры авылының Березовая урамындагы 1 нче йортта күршелек мөнәсәбәтләрен ныгытуын телибез.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International