Бүген Дәүләт Советында «ТКХ проблемалары турында» түгәрәк өстәл утырышы узды, анда республиканың Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Александр Тыгин катнашты.
Инспекция башлыгы хәбәр иткәнчә, быел рекордлы санда мөрәҗәгать итү күзәтелә: 11 айда инде 22542 мөрәҗәгать. Узган елның шул ук чорында 21 494 булган.
Мөрәҗәгатьләрдә сораулар саны тагын да күбрәк: 35283. Нигездә гомумйорт мөлкәтен карап тоту, торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты һәм аларга түләү, идарәче оешмаларның эше, яңадан планлаштыру буенча.
«22 мең мөрәҗәгать – зур сан. Әмма башка төбәкләр белән чагыштырсак, бездә мөрәҗәгатьләр аз. Башкортстан, Кемерово, Түбән Новгород, Самара һәм Свердловск өлкәләре – 40 меңнән артык шикаять, Мәскәү тирәсендә – 100 мең. Бездә миллионлы шәһәр белән Россиянең теләсә кайсы субъектына караганда 2,5 тапкырга кимрәк. Без Татарстанда торак-коммуналь хуҗалыкка инвестицияләрнең җитди сыйфат бирүен һәм халыкның моны югары бәяләвен аңлыйбыз. Капиталь ремонт – 11 миллиардтан артык, «Безнең ишегалды» программасы – ел саен 10 миллиардтан артык. Торак-коммуналь хуҗалыкка бүтән беркайда да дистәләгәнчә миллиард кертелми», - диде Александр Тыгин.
Агымдагы елда 1443 тикшерү үткәрелгән, 3022 хокук бозу очрагы ачыкланган (2024 елда – 2617), 15,5 млн.сумлык штраф билгеләнгән (2024 елда – 12 млн.сум).
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте