«Царево Сити» торак комплексы вәзгыяте буенча

2025 елның 19 ноябре, чәршәмбе

Массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль медиа пабликларында Питрәч районының Яңа Шигали авылында Россия Герое Дамир Исламов урамындагы 1 нче йорт милекчеләренең видеомөрәҗәгате таралды, анда, идарәче компания торак тарифларын милекчеләр белән килештермичә генә билгели, дип әйтелә. Шулай ук милекчеләр «Нурлы йорт» идарәче компаниясен сайламаганнарын да белдерәләр. Татарстанның Торак инспекциясе бу хәлләрдән хәбәрдар: милекчеләрдән мөрәҗәгатьләр килде, тикшерү үткәрелә, барлык мөрәҗәгать итүчеләргә дә җавап биреләчәк.

Татарстанның Торак инспекциясе аңлата:

- идарәче компанияне төзүче компания 3 айга кадәр вакытка яисә гомуми җыелышта милекчеләр үзләре билгели ала;

- торак хезмәтләренә тарифларны милекчеләр генә билгеләргә хокуклы.

Күпфатирлы йортта фатир сатып алганда, сатып алучы милеккә һәм гомумйорт мөлкәтенә ия була. «Гомумйорт милке» төшенчәсенә нәрсә керә? Баскыч мәйданчыклары, баскычлар, лифтлар, лифт һәм башка шахталар, коридорлар, техник катлар, чормалар, инженерлык коммуникацияләре булган подваллар, йорт яны территориясе.

Россия Торак кодексының 30 ст. 3 өлеше нигезендә милекчеләр уртак милекне үз йортларында карап тоту йөкләмәсен алалар.

156 статьяның 7 пункты нигезендә матди карап тору өчен түләү күләме милекчеләрнең гомуми җыелышында билгеләнә. Һәм бу түләүнең күләме идарәче оешма тәкъдимнәрен исәпкә алып, кимендә бер ел срокка билгеләнә.

Әгәр милекчеләр үзләренең торак тарифларын кабул итмәсәләр, идарәче компанияләр гадәттәгечә муниципаль берәмлекнең башкарма комитеты билгеләгән тарифларны кулланалар. Бу очракта Питрәч районы башкарма комитеты тарафыннан.

Ягъни милекчеләр генә үз йортларын карап тоту өчен нинди тариф билгеләргә дигән карар кабул итә ала. Идарәче компания тәкъдим ителә торган тарифны нигезләргә тиеш, ә милекчеләр я ризалаша һәм идарәче компаниянең тәкъдимен кабул итә, я үзенекен билгели. 

Милекчеләр тарифны һәм квадрат метрдан 10 сум билгеләргә хокуклы, әмма хезмәт тә милекчеләр җыйган суммага күрсәтеләчәк. Йортның гомуми мәйданын, йорт яны территориясен һәм йорт яны территориясендәге бөтен нәрсәне исәпкә алырга кирәк. Бу 10 сумга идарәче компаниягә подъездларда идәннәрне юарга, карны чыгарырга, уен мәйданчыкларын ремонтларга һ.б. эшләргә кирәк. Чәчәк түтәлләре, эскәмияләр, чүп савытлары кирәкме-юкмы икәнен милекчеләрнең үзләренә хәл итәргә кирәк, чөнки  карап тоту өчен алар түли бит.

Идарәче компанияне сайлаганда хәбәр итәбез: төзүче йортны файдалануга тапшырганда идарәче оешма белән күпфатирлы йорт белән идарә итү килешүен 3 айга кадәр төзергә тиеш. Бу РФ Торак кодексының 161 ст. 14 өлешендә каралган.

Төзүче тарафыннан сайланган идарәче компания ачык конкурс үткәрелмичә яки милекчеләр гомуми җыелышта башка идарәче компанияне яки башка идарә итү ысулын сайламаганчы йорт белән идарә итәчәк.

Татарстан Торак инспекциясенә идарәче компанияне сайлау турындагы милекчеләрнең гомуми җыелышы беркетмәсенең төп нөсхәсе кермәде.

Питрәч районының Яңа Шигали авылында Россия Герое Дамир Исламов урамындагы 1 нче йорт милекчеләренә гомуми җыелыш үткәрергә һәм барлык актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышырга киңәш итәбез. Хокук саклау органнары да, күзәтчелек органнары да сезнең мөлкәтегезне карап тотуга торак тарифларын билгеләргә, идарәче компанияне билгеләргә хокуклы түгел.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International