Яңадан «рекорд»ка барабыз

2025 елның 19 ноябре, чәршәмбе

Татарстанның Торак инспекциясендә икенче ел рәттән мөрәҗәгатьләрнең артуын теркиләр. Бу һәрвакытта да шикаять түгел: татарстанлылар торак законнары нормаларын аңлатуны сорыйлар.

Агымдагы елның 10 аенда 20 624 мөрәҗәгать кергән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6,2% ка күбрәк (2024 елда – 19 413, 2023 елда – 13 945).

Эре шәһәрләрдән иң зур үсеш Әлмәт районында – 33,8% (1433). Республика башкаласында үсеш 3,4% (12 069), Чаллы шәһәрендә үсеш 6,7% (2 865).  

Иң зур үсеш Балык Бистәсе (9 тапкырга), Тәтеш (8,4 тапкырга), Апас (5 тапкырга), Сарман (3,3 тапкырга), Лениногорск (2,1 тапкырга), Аксубай (2 тапкырга), Кама Тамагы (+80%) һәм Югары Ослан (+62,5%) районнарында.

Түбән Кама районы халкы Торак инспекциясенә сирәгрәк яза башлады – кимү 12,4%. Зеленодольск районыннан мөрәҗәгатьләр 9,4% кимрәк.

Шикаятьләрнең иң сизелерлек кимүе Яңа Чишмә (-80%), Актаныш (-77,8%), Спас (-67,9%), Балтач (-60%) һәм Мөслим (-63,2%) районнарында.

Шуңа да карамастан, барлык мөрәҗәгатьләр дә административ җәза өчен сәбәп булып тормый. Мисал өчен, 7-13 ноябрьдә 65 йорт тикшерелгән, хокук бозуларны бетерү буенча 28 күрсәтмә бирелгән. Ягъни һәр тикшерү административ хокук бозу турындагы беркетмә белән тәмамланмый.

Мәсәлән, кичә Торак инспекциясенә кабул итүгә Казан шәһәренең Карл Маркс урамындагы 23/6 йортта яшәүче килде. Ул идарәче компаниянең аның фатирында ремонт ясаудан баш тартуына ачуланды. Бүлмәара ишекләрне инде 40 ел берәү дә алмаштырмаган. Йортта капиталь ремонт үткәрелгән, барысын да алмаштырганнар, ә фатирда?

Мөрәҗәгать теркәлде, тикшерү үткәреләчәк. Милекченең үз фатирында ремонтны үзе башкарырга тиешлеге турында аңлату аның күңеленә хуш килми булса кирәк. Бәлки, ул яңадан мөрәҗәгать итәр, башка инстанцияләргә, алар исә янә инспекциягә җибәрәчәкләр.

Хәзер торак инспекциясендә Нурлат шәһәреннән килгән шикаять карала. Кариев урамындагы 59 нчы йортта яшәүче хатын-кыз күптән көтелгән пандусны урнаштыргач, тышкы ишекнең һәрвакыт җил белән ачылуына зарлана. Әлбәттә, торак хокуклары бозылган, әмма бу проблема агымдагы ремонт кысаларында җиңел хәл ителәчәк. 

Исегезгә төшерәбез, подъезд тәрәзәләрен һәм ишекләрен төзекләндерүне идарәче оешмалар кыш көне – тәүлек дәүвамында, җәй көне өч тәүлек дәвамында башкарырга бурычлы.

Казан шәһәренең Тимирязев урамындагы 8 нче йортта яшәүченең шикаяте дә карала. Гариза бирүче төтен юлларын ремонтлау вакытын күчерүгә зарлана, йортта инде ярты елга якын газдан су җылыткычлар сүндерелгән. Бу очракта идарәче компаниягә һичшиксез административ җәза яный.

Татарстан Торак инспекциясендә сорауларның артуын гражданнарның гомумйорт мөлкәте белән идарә итүдә активлыгы арту, торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатына таләпчәнлек белән бәйлиләр.  Үсеш шулай ук бер үк гражданнарның бер үк мөрәҗәгатьләрне төрле инстанцияләргә җибәрүе белән дә бәйле.

Ә сез безгә мөрәҗәгать иткән идегезме? Башта ук безгә юлладыгызмы, әллә башта идарәче оешмагамы? Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International