Суд "Авиатөзелеш районы торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе" директорының Татарстан Торак инспекциясе карарына шикаятен канәгатьләндермәде һәм административ җәзаны үз көчендә калдырды.
10 сентябрьдә директор Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча Казан шәһәренең Челюскин урамындагы 2 нче, 27а, 62 нче йортларда административ хокук бозуда гаепле дип табылды. Бу йортларда төтен үткәргечләр герметик түгел, шуның аркасында газ белән җылытыла торган су җылыткычлары сүндерелгән. Моннан тыш, торакчылар вентканалларны һәм төтен юлларын тикшерү графигын да үтәмәгән. Директорга 60 мең сум күләмендә штраф билгеләнде. Ул карарны судта кире какты.
Судья, эш материалларын өйрәнеп, карарны үз көчендә калдырды, шикаятьне канәгатьләндермәде.
Исегезгә төшерәбез, августта җәмәгать суды идарәче компания директорын дисквалификацияләгән иде, район суды әлеге карарны минималь штрафка – 50 мең сумга алмаштырды. Берничә ай узды, идарәче компания төтен чыгару юлларын ремонтлау буенча чаралар күрмәгән, ә йөзләгән гаиләләрнең әлегә кадәр газ колонкалары ярдәмендә суны җылыту мөмкинлеге юк.
Хәзерге вакытта Татарстан Арбитраж судында шулай ук хокук бозуларны бетерү буенча эшләр карала, атап әйткәндә – торакчыларны төтен юлларын ремонтларга мәҗбүр итү буенча.
Искәртеп үтик, күпсанлы шикаятьләр буенча тикшерү күрсәткәнчә, идарәче компания вентканалларны һәм төтен чыгару юлларын тикшерү графигын үтәми, ә бу торакчылар йортларның реаль торышы турында белмиләр, шуңа күрә агымдагы ремонтны үткәрмиләр, дигән сүз. Төтен юллыгының герметик булмавы кебек тәртип бозу, закон нигезендә, тәүлек эчендә бетерелергә тиеш.
Әлеге компания хезмәткәрләре игътибарына: октябрь өчен хезмәт күрсәтү сыйфаты буенча Казанда яшәүчеләр тарафыннан тавыш бирүгә йомгак ясалды. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты мәгълүматларына караганда, компания хезмәт күрсәтә торган йортларда яшәүчеләр аларның эшен нибары 3,68 баллга бәяләгән. Нәтиҗә Дәүләт хезмәтләре порталындагы бәяләмәләрне анализлау нигезендә ясалган, аны ай саен вәкаләтле аппарат эшли. Сыйфат бәяләмәсе буенча әлеге компания янә республиканың торак-коммуналь хуҗалыгы аутсайдерлары арасында: быел октябрь аенда иң аз балл туплаган.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте