Сезне Татарстан Торак инспекциясе хезмәткәрләре белән таныштыруны дәвам итәбез. Сайтның «Структура» бүлегендә хезмәткәрләр турында коры, кыска мәгълүмат урнаштырылган: фамилиясе, исеме, атасының исеме, вазыйфасы, контактлары һәм фотографиясе. Һәм бу, асылда, административ һәм идарә итү функцияләрен башкару өчен җитәрлек. Ләкин һәрбер шундый рәсми визитка артында шатлыклы хис-кичерешләр дә, өмет өзелүләр дә яшеренгән. Бүген хезмәттәшебез Раушания Сөләйманова өчен бер җиңүнең ни рәвешле тынгылык бирмәве турында сөйләрбез.
Раушания Наил кызының хезмәт кенәгәсенә Татарстанның Торак инспекциясендә эшләве турында 10 ел элек язылган. Вакантлы вазыйфаны биләү конкурсында җиңеп, Казан шәһәр торак инспекциясенең хисаплау бүлегендә эксперт булган ул.
«Үз» түләү кәгазеңне аңлавы – бер эш, ә идарәче оешмаларның документларын өйрәнү, счетчикларның күпме күрсәтүен, һәр фатирга күпме язылуын тикшерүе – икенче эш. Башта бик катлаулы иде, әмма вакытлар узу белән исәпләү формулалары гади һәм аңлаешлы була башлады. Хатаның кайда икәнен аңлар өчен документка йөгерек күз салу да җитә»,- ди Раушания Сөләйманова.
Бүген безнең коллега газ белән тәэмин итүгә бәйле барлык мәсьәләләр белән шөгыльләнә: «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ йортларда техник хезмәт күрсәтүне ничек үткәрә, идарәче оешмаларның вентканалларны һәм төтен чыгаргычларны ничек тикшерәләр... Безнең юридик, вазыйфаи һәм физик затларны җаваплылыкка тарту турындагы язмаларыбыз – аның эше нәтиҗәсе. Язылган берничә юлда озак һәм җентекле эш. Дистәләгән документларны карау нәтиҗәләре буенча Раушания Наил кызы административ хокук бозу турында эш кузгата. Шулай булгач, бер көн эчендә генә штраф салынган затлардан күпме тискәре хис-кичерешләр белдерелә.
«Барысы да аларны нахакка җәлеп итәләр дип ышана. Ярар, питәгә техник хезмәт күрсәтү өчен белгечне фатирга кертмәгәннәр, яки су җылыткычны үзләре урнаштырганнар, ди, шуннан ни булган? Минем фатир, мин – хуҗа. Фатирның зур йортның бер өлеше икәнен аңлау юк. Милекче үзе өчен генә җаваплы түгел. Штрафны түләмиләр. Суд приставыннан хәбәр алу белән, карарлар, законнар белән кызыксына башлыйлар», – ди йорт эчендәге (фатир эчендәге) газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүне һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларда эшләүне контрольдә тоту бүлеге башлыгы Раушания Сөләйманова.
Идарәче оешмалар да үзләрен гаепсез дип ышана. Вентканалларны һәм төтен юлларын тикшермәгәннәр. Болай да акча җитми ич. Ә йортны карап тоту, аның милекчеләренең тормышы һәм сәламәтлеге өчен җаваплылыкны үз өсләренә ирекле рәвештә алу фактын танымыйлар. Дөресрәге – танымаганнар. Августта Татарстанда әһәмиятле вакыйга булды – «Казан шәһәре Авиатөзелеш районының ТКХ» ИК директоры дисквалификацияләнде. Айларга сузлыган тикшерүләр, судта яңгыраган төгәл аргументлар казанлылар файдасына артып китте.
«Мондый нәтиҗәгә өмет бар иде. Кечкенә генә булса да. Ләкин шикләр дә бар иде, әлегә бер генә суд та мондый карарны кабул итмәде. Һәм мин «дисквалификацияләү»не ишеткәч - җиңү килде! Ләкин ул нәзберек булып чыкты. Киләсе инстанция суды «дисквалификация» рәвешендәге җәзаны штрафка алмаштырды. Минималь штраф – 50 мең сумга! Без Инспекциядә күбрәк билгелибез, ә монда минималь штраф. Сүз үз йортларын карап тоту өчен түләгән, әмма тиешле хезмәт күрсәтелмәгән татарстанлыларның иминлеге турында бара», - дип искә ала Раушания Сөләйманова.
Әмма хезмәттәшен дисквалификацияләгәннән соң «Заречье» ИК директорының үз урынын тиз генә ташлап китүе – аның торак инспекторы эшенең нәтиҗәсе белән тәэсирләнүе турында сөйли. Әлеге ИК хезмәт күрсәтә торган йортларда шулай ук хокук бозулар күп. Әмма җаваплылыктан качып булмый – тиздән эш судта каралачак.
Эмоциональ йөкләнешне төшерергә нәрсә ярдәм итә? Плитә янындагы мәшәкать. Тормыш иптәше Булатның һәм кызы Сәгыйдәнең яраткан ризыкларын пешерә ул.
«Өй бусагасын атлап кергәндә, минем өчен калган бар нәрсә онытыла. Ирем – минем иң якын дустым. Керүгә үк ул минем көнемнең ничек узганын аңлый. Хәтта елмайсам да, барыбер нәрсәнеңдер дөрес түгеллеген, минем кәефем төшкәнен чамалый. Ә кызыбыз өчен исемне без сайладык. «Сәгыйдә» «бәхетле» дигәнне аңлата. Һәм без, кызыбыз бәхетле булсын өчен, барысын да эшлибез. Ә ул безне бәхетле итә», - ди Раушания Наилевна.
Алда озын ял көннәре көтә. Сөләймановлар аларны ничек үткәрер? Үз шәһәрләрендә туристлар булачаклар, Казан буйлап йөриячәкләр, «өй-эш-өй» маршрутыннан борылыш ясап, үзләренә яңа тәэсирләр бүләк итәчәкләр.
Раушания Наилевна, якты тәэсирләр Сезгә. Гаиләгезгә зур иминлек, сәламәтлек, кызыгызның сезне уңышлары белән сөендерүен телибез. Хыяллар тормышка ашсын – оныклар, оныкчыклар һәм оныкчыкларның балалары даирәсендә гаилә юбилеен бәйрәм итәргә насыйп булсын!
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте