Татарстанның Торак инспекциясенә 29 сентябрьдән 6 октябрьгә кадәр фатирларда салкынга карата 159 шикаять керде. Бу әле рәсми рәвештә генә, социаль челтәрләрдә дә дистәләгән хәбәрләр бар.
«Идарәче компаниягә көн саен шалтыратам - җылылык юк», - дип язды безгә «Одноклассники» бергәлегендә Әлмәт шәһәреннән Светлана.
Сездә дә шул ук хәл булса, безгә языгыз. Татарстанның Торак инспекциясе быел кайнар линия ачмаячак, ә шунда ук фатирдагы салкынлыкка сәбәпче булган һәркемгә карата административ характердагы чаралар кулланачак.
«Без үзебез өчен бөтенләй көтелмәгән нәтиҗәгә килдек, кайнар линия идарә органнары һәм идарәче компанияләрнең «чайкалуына» вакыт иллюзиясен тудыра. Без кайнар линия режимында мөрәҗәгать алгач, идарәче оешма белән элемтәгә керәбез, акрын гына җавап бирәләр. Шуңа күрә, бездә кайнар линия статусы булмаячак, рәсми мөрәҗәгатьләр кабул итәчәкбез, дигән карар кабул иттек. Ә һәр рәсми мөрәҗәгать, нәрсәне аңлата? Җылылык булмаса, административ акт булачак. Хәзер торак милекчеләре ширкәтләренә, идарәче компанияләргә мөрәҗәгать итәм: Инспекциянең җылылык бирүне вакытында башкарып чыга алмавыгызга карата тыныч һәм гуманлы реакциясе булмаячак. Ягъни ачык административ реакция булачак: бер расланган шикаять – бер штраф», – диде «Диалог-регионы» АКО туры эфир барышында баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин.
Туры эфирның видеоязмасы сылтама буенча урнаштырылган: https://vk.com/wall-179583563_45796
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте