Александр Тыгин: «Инспекциядән тыныч һәм гуманлы рекация булмаячак»

2025 елның 3 октябре, җомга

 «Диалог-регионы» АКО туры эфир барышында баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин батареялар салкын булса, нишләргә һәм кая шалтыратырга кирәклеге турында сөйләде.

Беренче чиратта, милекчеләр үзләренең идарә итүче оешмаларына (ИК, ТМШ, ТТК һ.б.) мөрәҗәгать итәргә тиеш. Җылылык җибәрү өчен җаваплы кешеләр – җирле үзидарә органнары һәм Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы.

«Авария хезмәтенә шалтыратырга, проблемалар турында хәбәр итәргә һәм диспетчердан заявка номерын таләп итәргә. Авария хезмәтенә мөрәҗәгать иткәндә һәрвакыт гариза бирүчегә гариза номерын хәбәр итәргә тиешләр. Әгәр идарәче оешмадан кире элемтә булмаса, шунда ук башкарма комитетка хәбәр итәргә кирәк, алар җылылык җибәрү өчен җаваплы, безгә – Инспекциягә яки прокуратурага», – диде Александр Тыгин.

Татарстанның Торак инспекциясе быел кайнар линия ачмаячак, ә шунда ук фатирдагы салкынлыкка сәбәпче булган һәркемгә карата административ характердагы чаралар кулланачак.

«Без үзебез өчен бөтенләй көтелмәгән нәтиҗәгә килдек, кайнар линия идарә органнарын һәм идарәче компанияләрне киеренкелектән арындыра. Без кайнар линия режимында мөрәҗәгать алгач, идарәче оешма белән элемтәгә керәбез, акрын гына җавап бирәләр. Шуңа күрә, бездә кайнар линия статусы булмаячак, рәсми мөрәҗәгатьләр кабул итәчәкбез, дигән карар кабул иттек. Ә һәр рәсми мөрәҗәгать, нәрсәне аңлата? Җылылык булмаса, административ акт булачак. Хәзер торак милекчеләре ширкәтләренә, идарәче компанияләргә мөрәҗәгать итәм: Инспекциянең җылылык бирүне вакытында башкарып чыга алмавыгызга карата тыныч һәм гуманлы реакциясе булмаячак.  Ягъни ачык административ реакция булачак: расланган бер шикаять – бер штраф», – дип ассызыклады республиканың баш торак инспекторы.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International