Абоненттан файдаланып булмый: ТМШ проблема турында кемгә хәбәр итәргә

2025 елның 24 сентябре, чәршәмбе

Баулы шәһәрендә «Наш двор» торак милекчеләре ширкәте рәисе административ җаваплылыкка тартылды.  Рәиснең эшеннән ике кеше канәгатьсезлек белдерде. Тикшерү шикаятьләрнең нигезсез булмавын күрсәтте.

Торак милекчеләре ширкәте рәисе Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормаларының берьюлы 4 пунктын бозган, атап әйткәндә: торбалар агып тора, канализация агынтылары белән су басканнан соң санитар эшкәртү үткәрелмәгән, подвалда үтәли җилләтү юк, торбаларның җылылык изоляциясе төзек түгел.

Рәискә карата административ хокук бозу турында эш кузгатылды, аңа 4 мең сум штраф салынды.

Әгәр йорт торакчылар идарәсендә булса, шундый ук хокук бозулар өчен идарәче компания директоры уннарча мең сум штраф алыр иде. Ширкәтләр һәм кооперативлар эшкуарлык эшчәнлеге алып бармый торган һәм табыш алмый торган коммерцияле булмаган оешмалар булып тора, шуңа күрә аларга карата законнар да лояль.

Әлеге торак милекчеләре ширкәтендә башка хокук бозулар да бар. Мисал өчен, авария хезмәте диспетчеры белән оператив элемтә буларак күрсәтелгән телефон номеры ачык түгел. Август аенда Россия Төзелеш министрлыгы боты шалтыратып, элемтәгә керә алмаган.

Шулай ук ширкәт рәисе йортларның виртуаль паспортларына техник характеристикаларны да кертмәгән: төзелеш елы, фатирлар һәм торак булмаган биналар саны, аларның гомуми мәйданы, лифтлар һәм подъездлар саны.

Сентябрь аендагы мәгълүматларга ышансак, ширкәт йортларында су, электр белән тәэмин итү һәм су чыгару юк. Әмма әлеге хезмәтләрне күрсәтү турында килешүләр күрсәтелгән.

Исәпләү приборлары буенча мәгълүматны урнаштыру өлеше, аларның күрсәткечләре кебек үк, нульгә тигез. Электрон түләү документларын урнаштыру күрсәткече дә шундый ук.

Тугыз йортта яшәүчеләр милекчеләрнең читтән торып җыелышында катнашу хокукыннан мәхрүм ителгән: фатирларның кадастр номерлары Росреестр базасы белән бәйле түгел. Иң күп хокук бозулар Сәйдәшев урамындагы 19 нчы йортта.

Йортлар исемлеге безнең сайтта бастырылган. Сез шушы йортларның берсендә яшисезме? Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International