Татарстанның Торак инспекциясе һәм «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ фасад газүткәргече бина эчендә кала торган үзтөзелешләргә каршы тәре походы игълан итә. Сүз беренче каттагы лоджияләр, балконнар һәм янкормалар пыяласы турында. Татарстанлылар үзләрен һәм балаларын куркыныч астына куялар – янкормалар төзиләр, балконнарны пыяла белән каплыйлар, ә гомумйорт газүткәргече эчтә кала. Хезмәт күрсәтүченең торбаларга керү мөмкинлеге юк, димәк, техник хезмәт күрсәтүне үткәрә алмыйлар.
Идарәче компанияләр, ширкәтләр һәм кооперативлар моңа юл куймаска тиеш, әмма еллар буе игътибарсыз калдыралар. Мәсәлән, Зәй шәһәрендә «17 подъезд» торак милекчеләре ширкәте. Җиңү проспекты буенча 1/09 йортта тикшерү барышында инспекторлар янкормалы 23 балконны ачыкладылар, алар аша газүткәргеч уза. Махсуслаштырылган оешма хезмәткәрләре өчен техник хезмәт күрсәтү мөмкинлеге юк. Нәтиҗәдә ул тиешенчә үткәрелми.
Казан шәһәрендә Инспекция таләбе буенча Мәүлетов урамындагы 30 нчы йортның беренче катына корылган янкорма сүтелде. Милекче йорт яны территориясенең бер өлешен басып алып, торак мәйданын арттырган. Моннан тыш, фасад газүткәргече торак бина аша үтә. Газ хезмәткәрләренең торбаларга керү мөмкинлеге булмаган, һәм тулы техник хезмәт күрсәтә алмаганнар.
Фаҗига очрагында кем җавап бирәчәк? Газ хезмәткәрләре, идарәче компанияләр җитәкчеләре, торак милекчеләре ширкәтләре идарәсе әгъзалары, милекчеләр. Һәм, әгәр үзкорылмаларның легаль булуы ачыкланса, башкарма комитетларның вазыйфаи затлары.
«Газ бүлү системалары» кагыйдәләре җыелмасы нигезендә биналар һәм корылмалар фундаментлары, лоджияләр һәм балконнар аша газүткәргечләр салу рөхсәт ителми.
Сезнең фатирда гомуми газүткәргечме? Без сезнең янга барабыз.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте