Кышка әзер диярлек

2025 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан җылылык җибәрүгә әзер диярлек: ТФМ ДМС республика системасында күпфатирлы йортларның 95% артыгы  паспортларны урнаштырган. Әмма федераль дәрәҗәдә төбәкнең әзерлеге нәкъ менә торак-коммуналь хуҗалык системасындагы мәгълүмат буенча бәяләнә. Ә муниципалитетлар паспортларын бердәм федераль платформага кертергә ашыкмыйлар. Торак-коммуналь хуҗалык системасында 9980 паспорт урнаштырылган, ягъни яртысыннан артыгы гына.

Аксубай, Алексеевск, Әлки, Әтнә, Кайбыч, Спас һәм Мөслим районнары тулысынча әзер.

Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Балтач, Буа, Кама Тамагы, Менделеевск, Тәтеш, Тукай һәм Чирмешән районнары башкарма комитетлары ТКХ ДМС системасында бер генә паспорт та урнаштырмаган.  Әмма ТФМ порталы буенча фикер йөртсәк, мәсәлән, Кама Тамагы районы 100% ка диярлек әзер.

Тикшерүләр вакытында ялган әзерлек паспортлары ачыклана. Мәсәлән, Казанда 2 нче  Юго-Западная урамындагы 30 нчы йорт буенча. Документ 6 августта имзаланган, ә йортның подвалын су баскан, күгәргән торбалар, канализация торбасының тоташуы герметик түгел. Ямашев проспектындагы 79 нчы йортның паспорты 29 июльдә имзаланган, ләкин подъездда ватык тәрәзә, ишек ябылмый, шулай ук отмосткада да ярыклар бар.

Әлмәт шәһәрендә «ЖЭУ-3» ҖЧҖ директоры Г.Тукай урамындагы 47 нче йортка паспорт алган, әмма подвалдагы күгәргән торбаларның торышы йортның җылылык җибәрергә әзер булмавын исбатлый. Агу урыннарын ашык-пошык бетерәләр, камытлар куялар. Алар бер торбада берничә! Торбасы да, кайбер камытлары да тутыккан.

Тукай районының Мәләкәс бистәсендә Үзәк урамындагы 10 нчы йортка әзерлек паспортына комиссиянең барлык әгъзалары, шул исәптән «Челныгаз» ЭҖИ хезмәткәре дә кул куйган. Ләкин түбәдә төтен чыгаргычның кирпеч өеме җимерелгән!

 

«Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ белән паспортларны килештерү быелдан Татарстан Торак инспекциясе инициативасы белән гамәлгә кертелде. Газны карап тотучыларга имзалау өчен 9,5 мең паспорт күрсәтелгән. Шуларның 600 дән артыгы кире кайтарылган.

Сәбәбе:

- очлыкларның һәм вентканалларның өлешчә зарарлануы (ярыклар, кирпеч җимерелү);

- вентиляция һәм төтен каналларында һава тарту көче начар;

- төтен каналларын тикшерү тулы күләмдә башкарылмаган;

- төтен һәм вентиляция каналларына барлык актлар да тәкъдим ителмәгән;

- келә арматурасын алмаштыру кирәклеге;

- газүткәргеч кронштейнының (беркеткеченең), камытларның булмавы яисә канәгатьләнерлек булмаган торышы;

- газүткәргеч профлист белән подъезд козыреклары өстендә ябылган;

- фасад газүткәргечендәге чыбыклар һ.б.

Документларны тәэмин итүче белән килештерү таләбе Казан һәм Түбән Кама башкарма комитетларында хәл ителми. Әйтергә кирәк, нәкъ менә республика башкаласында  күпфатирлы йортлар зәңгәр ягулыктан массакүләм сүндерелгән.

Сезнең йортыгыз кышка әзерме?  Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International