Бала еламый икән – инспекция аңламаячак

2025 елның 16 сентябре, сишәмбе

Билгеле бер мәкальне «Бала еламый икән – инспекция аңламаячак» диеп үзгәртик. Бу чынбарлык: инспекциягә шикаять килгәнче, татарстанлыларның проблемалары турында билгеле түгел. 8 ай эчендә республиканың торак инспекциясенә 15844 мөрәҗәгать кергән. Ягъни идарәче компанияләр үз бурычларын 16 мең тапкыр диярлек үтәмәгән. Әгәр милекчеләрнең гаризалары шунда ук хәл ителгән булса, инспекция проблемалар турында белми дә калыр иде. Проблемалар да булмас иде.

Татарстан Торак инспекциясенә иң күп шикаятьләр кайдан килә?  Әлбәттә, эре шәһәрләрдән. Бу елның 8 аенда Казан шәһәреннән – 9472, Чаллы шәһәреннән – 2204, Әлмәт районыннан – 1067.

Бу – саннар буенча фикер йөртсәк. Ә инде торак фонды күләмен исәпкә алсак, рейтинг башкача: Әлмәт районы, Казан шәһәре, Чаллы шәһәре.

Әмма эре шәһәрләрне Лаеш районы уздыра. Лаешлылардан 391 мөрәҗәгать килгән. Берничә тапкырга азрак, ләкин монда биек йортлар да күпкә азрак. Ә зарланучылар ешрак.

Районның торак фонды – 629 мең кв.м. Ягъни 100 мең кв.м.га – 0,06% шикаять.  Ә бу республика башкаласыннан өч тапкырга күбрәк. 

Сүз уңаеннан, бер ел элек 297 мөрәҗәгать килгән булган. Статистиканы өчтән бер өлешкә арттыруга нәрсә сәбәп булган?

Күрше Питрәч районыннан күзәтчелек органына сирәгрәк мөрәҗәгать итәләр – 128 мөрәҗәгать, ә торак фонды – 1,2 млн. кв.м.    100 мең кв.м. – 0,01%.

Идарәче оешмаларның хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәбез: эшләмисез, татарстанлыларның гаризаларын санга сукмыйсыз икән, димәк, проблема турында республиканың торак инспекциясендә беләчәкләр. Мәсәлән, Түбән Камада идарәче компания директоры гариза бирүчегә фатирны алмаштырырга, гомумйорт милкен тоту буенча дәгъвалар бар икән, башка йортка күченергә тәкъдим иткән. Милекче агып торган түбәгә зарланып арган, һәм, түбәне ремонтлыйсы урынга, милекчеләрдән хезмәт хакы алучы вазыйфаи зат аңа яшәү урынын алмаштырырга киңәш иткән. Торак инспекциясе вазыйфаи затны административ җаваплылыкка тартты һәм хокук бозуларны бетерергә мәҗбүр итте.

Чүпрәле, Теләче һәм Ютазы районнарыннан бер генә шикаять тә килмәде.

Анда чыннан да барысы да яхшымы? Ә сез кайсы районда яшисез? Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International