Идарәче оешмалар хаталар өстендә эш алып бармаган һәм янә авария-диспетчерлык хезмәтләренең 1000нән артык телефон номеры расланмаган. Россия Төзелеш министрлыгы боты август аенда хезмәтләргә шалтыраткан: 832се авария хәлендәге гаризалар кабул итү буларак расланмаган, 216 номер урнаштырылмаган.
Мисал өчен, «Наш дом-17» торак милекчеләре ширкәте ботның «Бу авария хезмәтеме?» дигән соравына «юк» дип җавап биргән, ә «Волга-40» ТТК системага телефон номерын кертмәгән.
Закон нигезендә, идарәче оешма авария-диспетчерлык хезмәтенең эшен тәүлек буе оештырырга тиеш. Диспетчер барлык килгән телефон шалтыратуларына җавап бирергә, ә шалтыратуны кабул итә алмаган очракларда шалтырату булуга ун минут эчендә гариза бирүчегә шалтыратырга бурычлы.
Әмма меңләгән татарстанлы әле дә идарәче компаниягә яки ширкәткә ярдәм кирәклеген оператив хәбәр итә алмый.
Хокук бозучылар арасында нигездә ширкәтләр һәм кооперативлар – 861 телефон номеры, калган 187 – идарәче компанияләр. Исемлекне теркибез. Әгәр анда сезнең оешма булса? Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt.
Авария-диспетчерлык хезмәтенең тиешенчә эшләмәве лицензия таләпләрен тупас бозу булып тора һәм идарәче оешма өчен 300 мең сумнан 350 мең сумга кадәр штраф салу рәвешендә административ җаваплылыкка китерә.
Идарәче оешманы җаваплылыкка тарту өчен татарстанлыларга яшәү урыны буенча Торак инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Элемтә белешмәләре сайтта урнаштырылган.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте