Ягу чорына формаль якын килүнең чираттагы факты. Бөгелмәдә "Уют-4" идарәче компаниясе 24 июньдә үк Комсомол урамындагы 1 нче йортка кышкы шартларда файдалануга әзерлек паспортын алган. Әмма торак инспекторы кеше шикаяте буенча тикшерү белән чыккач, 10 га якын хокук бозуны теркәде. Аларның кайберләре, йорт әзерлек паспорты алгач, булырга тиеш түгел.
“Салкын аркасында күп фатирларда күгәрек. Подвалда торбаларның ничек тотылып торуы билгесез, торбаларны ремонтларга кирәк. Ветканалның торышы канәгатьләнерлек түгел. Подъезддагы тәрәзәләр ватылган", - дип сөйләде Бөгелмә районара торак инспекциясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Румия Сәлахетдиновага кабул итүне уздыру вакытында шушы өйдә яшәүче хатын.
Йортның тәрәзәләрендәге пыялалар ватылган, гомумән энергия нәтиҗәлелеге таләпләренә туры килми: рамнар иске, агачтан, бер пыялалы, анысы да ватык. Бу хокук бозуларны идарәче компания беренче чиратта, әле әзерлек паспорты алганчы ук, бетерергә тиеш иде.
Подвалда су һәм канализация торбалары начар беркетелгән, агып тора, тутыгу күзәтелә. Түбәдә вентиляция каналларының кирпеч өеме җимерелгән. Ике подъездда почта тартмалары юк. Йорт яны территориясендә чүп-чар.
Барлык хокук бозулар идарәче компания директоры тарафыннан җибәрелгән, чөнки үз вазыйфаларын тиешенчә башкармаган. Аңа 25 мең сум күләмендә штраф билгеләнде.
Директорга йортларның электрон паспортларына игътибар итәргә киңәш итәбез. Июнь аенда бердәм федераль системага индивидуаль исәпләү приборлары күрсәткечләре кертелмәгән.
Моннан тыш, 13 йортта яшәүчеләр гомуми җыелышны читтән торып үткәрә алмыйлар: торак-коммуналь хуҗалык системасына фатирларның кадастр номерлары кертелмәгән яки аларны Росреестр базасы белән бәйләмәгәннәр.
Сезгә үз йортыгызның әзерлек паспортын карарга кызыкмы? Тиздән аны торак-коммуналь хуҗалык системасында ничек табарга икәнен сөйләрбез. Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте