Лифт кемнеке?

2025 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе

«Мин – мин түгел, ат минеке түгел, мин үзем дә олаучы түгел» – әлеге мәкаль Чаллы шәһәренең идарәче компаниясе белән бәйле вәзгыятькә бик тә туры килә. «АНГ» ИК ҖЧҖ 17А/25 номерлы күпфатирлы йорт белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген алып бара. Ягъни, гомумйорт милкен, рәсми телдә әйткәндә, тиешле хәлдә тотарга тиеш.

«Гомумйорт милке» төшенчәсенә нәрсә керә? Баскыч мәйданчыклары, баскычлар, лифтлар, лифт һәм башка шахталар, коридорлар, техник катлар, чормалар, инженерлык коммуникацияләре булган подваллар. Моны Россия Торак кодексы һәм РФ Хөкүмәтенең «Күпфатирлы йортта гомуми милекне тоту кагыйдәләрен раслау турында» 491 номерлы карары раслый.

Әмма «АНГ» ИК директоры вазыйфаларын башкаручы, лифтны «ТАТПРОМТЕК» ТК» ҖЧҖ хезмәт күрсәтүче оешма кайгыртырга тиеш, дип ышана. Лифт төзексезлекләрен бетерүгә гаризаларны нәкъ менә анда теркәргә тиешләр. Шуңа күрә, халык лифтта тоткарланып калганда һәм ИК авария хезмәте диспетчерына шалтыратканда, анда гаризаларны теркәмиләр һәм катлар арасында тоткарланган кешеләрне коткармыйлар.

3,5 ай эчендә йортта яшәүчеләр төзек булмаган лифтка 34 тапкыр зарланган. Һәм бу «Татпромтек»та гына. Ә идарәче компаниянең диспетчерыннан күпме ярдәм сорадылар икән?

Тикшерү күрсәткәнчә, идарәче компания законнарны бозып, заявкаларны теркәми, лифтта бикләнеп калганнарга ярдәм итми, гомумйорт милеген карап тоту һәм ремонтлау эшләрен башкармый. Ягъни идарә шартнамәсендә каралган йөкләмәләрне үтәми һәм халыкның һәм аларның кунакларының иминлеген тәэмин итү өчен оператив чаралар күрми.

«Җәза чарасын киметү турында үтенеч белән мөрәҗәгать итәм, чөнки бу күрсәтелгән ст. буенча беренче җәлеп ителүем», - дип язган директор вазыйфаларын башкаручы.  

Вазыйфаи зат лицензия таләпләрен тупас бозган. Штраф – 50 мең сум.

Директор вазыйфаларын башкаручыга инспекциянең күпфатирлы йортларның электрон паспортларын алып бару буенча да дәгъвалары күп булуы турында хәбәр итәбез. Мисал өчен, июнь аенда фатирдагы исәпләү приборлары күрсәткечләре буенча тулы мәгълүмат юк. Түләү документларын йөкләү сроклары бозылган: айның 1 көненә кадәр түгел, ә 6 һәм 7 июньгә кадәр. Ягъни яшәүчеләрнең хезмәтләр өчен түләүгә вакыты аз кала. Моннан тыш, түләү документларының 77% ы гына йөкләнгән.

Биш йорт милекчеләре читтән торып җыелыш үткәрергә әзер түгел. Исемлектә 17А/25 номерлы йорт та бар. Биредә 213 фатир Росреестр базасы белән бәйле, бу аларның фикере тавыш биргәндә исәпкә алынмаячак дигән сүз.  

Сезнең өегездә дә шундый ук хәлме? Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International