Түбән Кама торак милекчеләре ширкәтләрен кайнар су өчен түләүләрне яңадан исәпләргә мәҗбүр иттеләр. «Химиков-38» ТМШ һәм «Лесной квартал» ТМШ торак инспекторларының күз уңына эләкте.
Татарстанның Торак инспекциясенә һәр иртәдә су, газ, электр сүндерелүе турында сменалы рапорт килә. Инспекторлар торгызу эшләренең вакытын күзәтәләр, һәм әгәр сроклар артып китсә, кисәтүләр белдерәләр. Ягъни закон нормаларын искә төшерү һәм артык түләнгән акчаларны кире кайтаруны таләп итү турында.
Исегезгә төшерәбез, яңадан исәпләү приборлары булмаган кешеләр өчен генә башкарыла. Ә чыгымнарны исәпкә алу алып барылмагач, алар норматив буенча түлиләр. Әгәр хезмәт күрсәтү булмаса, айлык нормативны түләү аянычлымы? Законсыз да әле ул!
Ширкәтләргә мәҗбүри таләпләрне бозмау турында кисәтүләр белдерелде, атап әйткәндә: коммуналь хезмәтләрне тиешле күләмдә һәм тиешле сыйфатта тәэмин итәргә, кайнар су өчен түләү күләмен тәңгәлләштерергә.
Ике ширкәт тә Инспекциянең игътибарын торак-коммуналь хуҗалык системасында мәгълүмат урнаштыру буенча да җәлеп итте. Рәисләргә мөрәҗәгать итәбез: мәгълүматны йортларның электрон паспортларына кертергә кирәк.
9 йортны берләштергән «Лесной квартал» авария-диспетчерлык хезмәтенең телефон номерын расламаган. Россия Төзелеш министрлыгы боты, эш номеры булуын раслау өчен, даими рәвештә кире элемтәне тикшерә. Диспетчер белән оператив элемтә буларак +79172443250 номеры расланмаган.
Моннан тыш, исәпләү приборлары күрсәткечләре буенча тулы мәгълүмат юк, барлык түләү документлары да ТКХ ДМС системасында чагылдырылмаган.
«Химиков-38» оешмасында хокук бозулар күбрәк: авария-диспетчерлык хезмәтенең телефон номеры урнаштырылмаган, коммуналь ресурсларны исәпкә алу приборларының барысы да күрсәтелмәгән, аларның июнь аендагы күрсәткечләре юк, әмма алардан файдалану өлеше – 100%! Түләү нинди мәгълүматлар нигезендә исәпләнгән? Милекчеләрдән гомумйорт һәм фатир чыгымнары яшерелгән. Шулай ук түләү документларының бер өлеше ябык.
Алга таба – 29 милекче милекчеләрнең гомуми җыелышында тавыш бирү хокукыннан мәхрүм ителгән. Йортта 95 фатир, ягъни өчтән бере диярлек үз фикерен яки тәкъдимен әйтә алмаячак.
«Химиков-38» һәм «Лесной квартал» ширкәтләренең барлык әгъзаларына мөрәҗәгать итәбез: торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең дөрес булуына ышану сезнең өчен мөһимме? Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте