Торак фондын 2025/2026 еллар җылыту чорына әзерләү турында

2025 елның 2 сентябре, сишәмбе

15 сентябрьгә кадәр барлык 18186 күпфатирлы йорт та җылылык җибәрүгә әзер булырга тиеш. Барлык инженерлык системаларының җайга салынган эшен җылыту чорына әзерлек паспорты раслый. Бу паспортларның бөтенесе дә ТКХ ДМС бердәм федераль мәгълүмат системасында урнаштырылырга тиеш. Бүгенге көндә федераль системада 4702 йортның паспорты урнаштырылган.

Казанда 5973 йортның 1179ы паспортлы, Чаллы шәһәрендә 1544 йортның 49ы гына әзер, Түбән Кама районында 1016 йортның яртысыннан артыгы гына әзер, Питрәч районында 540 йортның 450сенең паспортлары системага кертелгән.

Әлмәт, Лаеш, Тукай, Баулы һәм тагын 16 муниципаль районда бер генә йорт та юк.

Шуның белән берлектә, Торак фондын мониторинглау дәүләт мәгълүмат системасын күзәтү нәтиҗәләре буенча, әзерлек нәтиҗәсе начар түгел: монда 14283 паспорт урнаштырылган. Муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетларына документларның сканер аша уздырылган нөсхәләрен кертү дә җитә. Һәм ашыгырга кирәк, чөнки төбәкнең әзерлеген федераль үзәктә нәкъ менә бердәм федераль платформаны тулыландыру буенча бәялиләр.

Турыдан-туры идарә ителә торган йортлар борчу тудыра.   Спас, Кайбыч, Питрәч, Теләче районнарыннан һәм Чаллы шәһәре генә искәрмә, биредә андый йортлар 100%ка әзер. Биектау, Яңа Чишмә һәм Тәтеш районнарында 1шәр йорт бар, алар да әзер түгел.

Турыдан-туры идарә итү – фатир хуҗаларының йортны карап тоту һәм ремонтлау буенча гомуми мәсьәләләрне мөстәкыйль хәл итү хокукы ул. Алар торак милекчеләре ширкәтен яки кооператив буларак юридик зат төземиләр, идарәче компанияне җәлеп итмиләр. РФ Торак кодексының 161 статьясының 2 өлешендәге 1 пункты нигезендә, милекчеләр гомуми җыелышта йортта фатирлар саны утыздан артмаган очракта идарә итүнең мондый ысулын сайлый алалар.

Республикада турыдан-туры идарә ителә торган 500 йорт бар, идарә итү формасын сайламаган йортлар бар – алар идарәче компания белән килешү төземәгәннәр, ширкәт төземәгәннәр яки мөстәкыйль генә идарә.  Шулай ук идарә ысулын сайлап та, идарә итүгә үз хокукларын гамәлгә ашырмаган йортлар да бар.

Казанда Танк урамы буенча 2 номерлы йорт милекчеләре кебек: апрельдә гомуми җыелыш үткәрелгән, «Три богатыря» идарәче компаниясен сайлаганнар, июльдә «Сервис индустрия» идарәче компаниясен сайлаганнар. Хәзер эш судта карала.  Без беркетмәләрне анализладык: 115 милекче апрельдә «Три богатыря» өчен, ә июльдә «Сервис индустрия» өчен тавыш биргәннәр.  Суд тикшерүләрендә вакытны югалталар.

Ширкәтләр һәм кооперативлар графиктан калыша: Торак фондын мониторинглау дәүләт мәгълүмат системасында 1615 йортның 60% ка якыны паспортлы. Әмма барысы да реаль әзерлек фактын исбатламый. Мисал өчен, Казанның «Волга 9» торак төзелеш кооперативы. Әзерлек акты 12 августта имзаланган. Төтен юлларының төзеклеге турында акт бар, әмма тикшерү вакытында торак инспекторы хокук бозуларны теркәделәр, шул исәптән төтен юллыгының торышы буенча да.

Икенче мисал Әгерҗе шәһәреннән. Пушкин урамындагы 5 нче йортка әзерлек паспортына 8 августта кул куелган. Инспекторлар шикаять буенча тикшерү белән килгәч, нәрсә күрәләр: подвалга су тулган, җылыту торбаларында җылылык изоляциясе юк, подвалда чүп-чар, фасадтан штукатурка коела, тышкы ишек тутыккан, тыгыз ябылмый.

Барлык җылыту чорында торак инспекторлары тикшерүләр барышында йортларның салкыннарга чынлыкта та әзер булу-булмавына да игътибар итәчәкләр. Фасадлар, подваллар, чормалар һәм барлык инженерлык системалары нинди хәлдә, шуларны караячаклар. Мәсәлән, коррозия металлны бер көн эчендә генә ашамый, бу озак вакыт таләп итә торган процесс. Әгәр дә подвалда андый хәл табылса, ә башкарма комитетта әзерлек паспорты имзаланса, вазыйфаи затларга карата да чаралар күрәчәкбез.

 

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International