«Мужик» бурычларын кайтара

2025 елның 25 августы, дүшәмбе

Идарәче компания Стадионная урамындагы 1 нче йортта яшәүчеләргә үзенә файда булырлык итеп түләүләр исәпләгән.   Марттан майга кадәр аларга салкын су һәм электр өчен күбрәк түләүләр килгән.

Татарстанның Торак инспекциясенә гариза белән бу өйдә яшәүче кеше мөрәҗәгать итте.  

«Февраль өчен квитанциямдә <…> гомуми милекне тоту өчен салкын суга 10,30 сум, ә март өчен – 132,16 сум исәпләнгән. Ягъни 13 тапкырга артыграк (!).  Февраль аенда электр белән тәэмин итү өчен гомуми милекне тоту тарифы 1221 сум булган, <…> ә март аенда тариф 2726 сумга менгән <…>  Идарәче компания күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләүләрнең кискен артуына карата бернинди дә аңлатма бирмәде. Тарифны болай арттыруны нигезсез дип саныйм»,- дип язылган мөрәҗәгатьтә.

Тикшерү чыннан да бу хәлнең нигезсез булуын күрсәтте. Мартта краннардан 1500 кубометр су аккан. Ә түләү 2600 кубометрга диярлек башкарылган. 3 ай буенча торак булмаган биналар һәм паркингта машина урыннары хуҗаларына  электр энергиясе өчен түләү исәпләнмәгән. Бу торакны карап тотучыларның юмарт бүләге түгел: барлык чыгымнарны да торакларда яшәүчеләр түләгән.

Торак инспекциясе «СК «Мужик» ҖЧҖ артык түләнгән акчаны кире кайтарырга мәҗбүр итте. Гомуми сумма – 200 мең сумга якын. Тикшерү моның белән генә тәмамланмады: административ хокук бозу турында эш карала.  Кеше акчасына комсызлык күрсәткән өчен штрафны үз кесәңнән түләргә туры киләчәк.

«Мужик» сервис компаниясе турында без язган идек инде. Яз көне идарәче компания директоры шул ук йортта тикшерү үткәрүгә комачаулаган иде.  Милекчеләр йорттагы зур ярыкларга зарланган иде ул вакытта.

Ә бит «Мужик» идарәче компания генә түгел, ә сервис компаниясе. Һәм компаниянең слоганы: Әйткән соң икән, эшлә!

«Без, «Мужик» сервис компаниясе, нәкъ менә сезнең йортта уңайлык һәм җылылык тудыручылар. Без файдалы мәгълүмат белән шатланып  уртаклашырбыз һәм уңайлылык дөньясында сезнең тугры юлдашыгыз булырбыз», - дип язылган компаниянең ВКонтакте бергәлегендә.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International