Диагнозмы яки битарафлыкмы?

2025 елның 21 августы, пәнҗешәмбе

Мөрәҗәгатьләрне игътибарсыз калдыру вирусы идарәче компанияләр буенча тарала. Милекченең мөрәҗәгатенә җавап җибәрелмәгән өчен директорга чираттагы штраф салынды. Бу юлы республика башкаласында.

Татарстан Торак инспекциясенә 25 нче Октябрь урамы буенча 5А номерлы йортның 1 нче корпусында яшәүче хатын мөрәҗәгать итеп, 3 апрельдә үк җир асты паркингында ремонт турында мөрәҗәгать җибәрүе, әмма әлегәчә җавап ала алмавы турында сөйләп бирде. 

Психологлар раславынча, игътибарсыз калдыру – психиканың саклану механизмы, күңелсез йогынты чыганагы, куркынычның (хәвефнең) булуы яки характеры турындагы мәгълүматны аңсыз рәвештә контрольдә тотудан гыйбарәт 

Милекчеләрнең «Ремонтны кайчан үткәрәсез?» тибындагы сораулары, әлбәттә, күңелле түгел, алар финанс чыгымнары таләп итәчәк бит. Идарәче компанияләр йортларга милекчеләр хисабына хезмәт күрсәтүләрен аңларга тиешләр. Һәр ай саен компаниянең банк счетына түләү керә, һәм милекчеләр сораулар бирергә хокуклы.

Исегезгә төшерәбез, күпфатирлы йортта урын милекчесе яисә аннан файдаланучының соравына (мөрәҗәгатенә) җавап бирү срогы идарәче оешма, ширкәт яисә кооператив тиешле сорау (мөрәҗәгать) алган көннән алып 10 эш көненнән дә артмый. Ә кайбер очракларда җавапка 3 эш көненнән дә артык булмаган вакыт бирелә.

«СЗ «ИТС» АҖ генераль директоры лицензия таләпләрен бозуда гаепле дип табылды һәм 53 мең сумлык штрафка тартылды.

Ләкин бу бердәнбер хокук бозу түгел: торакны карап тотучылар мәгълүматны ТКХ ДМС системасына урнаштырмыйлар. Мисал өчен, торак-коммуналь хуҗалык системасында авария хезмәте диспетчеры белән оператив элемтә буларак урнаштырылган дүрт телефон номерының берсе дә расланмаган. Бер номер буенча Россия Төзелеш министрлыгы боты шалтырата алмады.

Алга таба: июль аенда газ, су, электр белән тәэмин итү, җылыту һәм ташландык суларны агызу системаларының торышы турында мәгълүмат тулысынча урнаштырылмаган. Өч йортта яшәүчеләр гомуми җыелышны читтән торып үткәрү хокукыннан мәхрүм ителгән: Имәнлек урамы буенча 1, 5 номерлы йортлар, 25 нче Октябрь урамы буенча 5А номерлы йортның 3 нче корпусы. Фатирларның кадастр номерлары системага кертелгән, ләкин Россреестр базасына бәйләнмәгән, чөнки ИК хезмәткәре системаны тутырганда кирәкле юлга басмаган.

Моннан тыш, виртуаль түләү документларында да хаталар бар. Түләүләрнең өчтән берендә документның барлык юллары буенча гомуми сумма «Түләү өчен барлыгы» юлы белән туры килми.

Ә сез түләү алдыннан түләү документын тикшерәсезме? Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International