Татарстанның Торак инспекциясе хезмәт күрсәтүче оешма хезмәткәрен янә административ җаваплылыкка тартты. Вахитов проспектындагы 8/14 номерлы һәм Октябрьнең 50 еллыгы урамындагы 8б номерлы йортларда озак вакыт хезмәт күрсәтелмәгән өчен.
Сүндерү вакыты традицион рәвештә билгеләнгән: ике атнага – 12 майдан 25 майга кадәр. Краннар вакытлыча бөтен ил буйлап кибә, торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре киләсе җылыту чорына әзерләнә. Әмма түбәнкамалыларга күпкә озаграк көтәргә туры килгән. Вахитов проспектындагы йортта кайнар су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәт 12 августта күрсәтелә башлаган, Октябрьнең 50 еллыгы урамындагы йортта яшәүчеләргә «бәхет елмайган» – 28 июльдә.
Хезмәт күрсәтүче эшләр башкару срокларын бозган. Ә нинди нигездә - документлар юк. Бу планлы эшләрне башкаруның расланган графигы булмаган.
Тагын бер момент: әгәр планлы эшләр башкару өчен суны сүндерсәләр, суны тиешенчә китереп җиткермәү өчен яңадан исәп-хисап ясалырга тиеш түгел. Исәпкә алу приборлары булмаганнар, хәтта җәй буе диярлек кәстрүлләрдә су җылытсалар да, норматив буенча түләячәкләр.
Исегезгә төшерәбез, ел саен ремонт һәм профилактика эшләре башкарылуга бәйле рәвештә кайнар су белән тәэмин итүдә тәнәфеснең рөхсәт ителгән дәвамлылыгы – 14 көн! Һәм хезмәт күрсәтүче артык түләнгән акчаны яңадан исәпләргә (кире кайтарырга) тиеш. Хезмәт күрсәтү булмаган икән, димәк, түләргә дә җирлек юк. Хәзер торак инспекторлары түбәнкамалылар өчен яңадан исәп-хисап ясатуга ирешергә тели.
«Татэнерго» АҖ филиалы – «Түбән Кама җылылык челтәрләре»нең квартал эчендәге челтәрләрендә баш инженер урынбасарына карата РФ КоАП 7.23 ст. 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылды. Вазыйфаи затка 10 мең сум штраф салынды.
Түбән Кама халкына мөрәҗәгать итәбез: кайнар суыгыз күпме вакыт булмады? Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте