Россия Федерациясе Конституциясенең 25 статьясында торак кагылгысыз дип әйтелә: «Федераль законда билгеләнгән очраклардан тыш яисә суд карары нигезендә булмаса,беркем дә торакта яшәүче затларның ихтыярына каршы килеп, аларның торакларына керергә хокуклы түгел.». Әмма милекчеләр үз хокукларыннан артык файдаланган очраклар сирәк түгел, үз территориябездә барысын да эшли алабыз, дип саныйлар. Диварны җимерергә, яңасын торгызырга, сантехниканы күчерергә. Бәлки, башкарма комитет комиссиясе рөхсәт итсә, шулайдыр да. Мөмкинме яки ярамыймы, милекченең планнарына бәйле. Мисал өчен, таяныч диварны җимерергә уйласаң, план уңышсыз килеп чыгачак.
Комиссия карары турында чаллылыларга белергә туры киләчәк. Беренче очракта Сөембикә проспектындагы 5 нче йортның бүлгесе өлешчә һәм ишеге сүтелгән.
Икенче очракта, үзгәрешләр масштаблырак. Фоменко урамындагы 52 нче йортның беренче катындагы торак булмаган бинаның бер стенасы сүтелгән, икенчесе торгызылган, ишек уемы һәм сантехника күчерелгән.
«Бинаны 2021 елда сатып алдым. Килештерү кирәклеге турында <…> белмәдем. Документлар башкарма комитетка җибәреләчәк»,- дип хәбәр итте милекче.
Исегезгә төшерәбез, торакның конфигурациясен үзгәртү яңадан планлаштыру булып тора. Мәсәлән, аерым торак биналарның мәйданын һәм билгеләнешен үзгәртү. Үзгәртеп кору – төрле инженерлык челтәрләрен, электр, санитар-техник һәм башка җиһазларны күчерү. Мәсәлән, газ урынына электр плитәсе яки ванна урынына душ кабинасы урнаштыру.
Ике очракта да эш нәтиҗәләре буенча РФ ТК 25 ст. нигезендә бинаның техник паспортына тиешле үзгәрешләр кертү таләп ителә.
Теләсә нинди үзгәрешләрне башкарма комитетта килештерергә кирәк. Хокук бозулар ачыкланган очракта, физик затларга 2000 сумнан 2500 сумга кадәр штраф яный, биналарны проектка туры китерү буенча мәҗбүри эшләр башкарыла.
Сез үз фатирыгызда нәрсәне дә булса үзгәртергә ниятлисезме? Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте