Йортның үзендәге ярыклар кебек үк, күршеләр арасындагы яхшы мөнәсәбәтләр яраланган чираттагы очрак. «Тенишевское» торак милекчеләре ширкәтендә проблеманы бергәләп хәл итә алмаганнар һәм, ярдәм сорап, күзәтчелек органына мөрәҗәгать иттеләр.
Торак инспекциясенә Кама Тамагы районының Тенеш авылы, Пионерская урамындагы 13 нче йортта яшәүчедән шикаять керде. Милекче фатирны даими рәвештә су басуы, ә торак милекчеләре ширкәте рәисенең заявкаларга җавап бирмәве турында хәбәр итте.
Йорт идарәче компания идарәсендә булганда, канәгатьсез милекчеләр аңа каршы бердәм рәвештә чыгыш ясаганнар. Алар чит, ялланган кешеләр бит. Ә ширкәткә берләшкәндә, бер күршеләр белән икенчеләренә каршы «дус булырга» туры килә. Берәүләр рәискә каршы, икенчеләре – киресенчә. Монда күзәтчелек органы кисәтә: йортны төзекләндерү турында кайгырту — хокук түгел, ә бурыч. Тик моны милекчеләр үзләре эшләргә тиеш.
Торак милекчеләре ширкәте эшләрне кем башкарачагын сайлый һәм йорттагы коммуникацияләрнең нормаль эшләвен, чүп-чарның вакытында чыгарылуын, йорт яны территориясенең каралган булуын, ә йорт янындагы юлның бөтен булуын күзәтә. Әгәр берәр нәрсә ватылса, торак милекчеләре ширкәте вакытында ясалган ремонт өчен җавап бирә.
Торак милекчеләре ширкәтләренең төп өстенлеге – анда катнашучылар йортта яши, димәк, алар төзекләндерү өчен тырышлык куярга телиләр. Практика күрсәткәнчә, мондый бергәлекләрдә дә канәгатьләнерлек булмаган хәлләр бар. «Тенишевское»торак милекчеләре ширкәтендәге кебек: мөрәҗәгать итүченең фатиры бүлмәләрендә түбәдән су үтү эзләре, подъездда стеналардагы буяу гына түгел, штукатурка да куба, пычрак, керү төркемнәрендә коррозия, 3 нче подъезд өстендә вентканалның очлыгы җимерелгән.
Күрсәтелгән хокук бозулар административ хокук бозу составын тәшкил итә, моның өчен РФ КоАПның 7.22 ст. җаваплылык каралган. Идарә рәисе аның өчен гаепле дип табылды. Бу беренче очрак булганлыктан, РФ КоАП таләбе кысаларында вазыйфаи затка кисәтү рәвешендә җәза билгеләнде. Бозуларны бетерү буенча бирелгән күрсәтмәнең үтәлеше Инспекция контролендә.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте