Төтен юлларын һәм вентканалларны тикшерү турында

2025 елның 31 июле, пәнҗешәмбе

Республиканың барлык 18100 күпфатирлы йорты җылылык җибәрүгә әзер булган вакытка кадәр ай ярым вакыт калды. Әмма берничә муниципалитет кына вакыт буенча өлгерә.

Ягып җылыту чорына әзерлекнең мәҗбүри пунктларының берсе – төтен юлларын һәм вентканалларны тикшерү. Бүгенге көндә бу пункт индивидуаль җылытыла торган Актаныш, Чүпрәле һәм Зәй районнарында гына үтәлгән. Үзәктән җылытыла торган – Алексеевск, Балтач, Балык Бистәсе һәм Тукай районнарында.

Түбән Кама, Мөслим, Лениногорск һәм Алабуга районнарында тикшерү төгәлләнгән диярлек.

Артта калучылар арасында: Әлки, Кайбыч, Менделеевск, Сарман, Теләче, Кама Тамагы, Тәтеш районнары һәм башкаланың Яңа Савин районы – бер генә йорт та тикшерелмәгән. Шул ук вакытта Кама Тамагы районында үзәктән җылытыла торган нибары 2 йорт, ә Кайбычта индивидуаль җылытулы нибары 4 йорт. Ягъни, күләмнәр зур түгел, әмма эш башкарылмаган.

Төзек булмаган вентиляция системасы (төтен чыгару юлларында өемнәр, торба башлары кату, аларга чит предметлар эләгү) һава тарту көче бозылуга, бинада исле газ туплануга китерергә мөмкин.

Закон нигезендә, төтен һәм вентиляция каналларының торышын һәм эшләвен тикшерү елына кимендә 3 тапкыр үткәрелергә тиеш (августтан сентябрьгә кадәр, декабрьдән февральгә кадәр, апрельдән июньгә кадәр).

Күпфатирлы йортларда төтен һәм вентиляция каналлары өчен идарәче оешмалар (идарәче компанияләр, ширкәтләр һәм кооперативлар) җавап бирә. Идарәче оешма тикшерүләр үткәрмәсә, Татарстанның Торак инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез.

Исегезгә төшерәбез, исле газның төсе дә, исе дә юк, шуңа күрә ул аеруча куркыныч һәм үлемгә китерергә мөмкин. Газ концентрациясе 1,2% югары булганда, кеше ике-өч сулыш алганнан соң аңын югалта.

Агулану һаваның кирегә тартылу эффекты белән бәйле булырга мөмкин. Һаваның кирегә тартылуы – ул һава вентиляция каналы аша урамга чыкмый, ә, киресенчә, вентканалдан бүлмәгә керә, дигән сүз. Сәбәпләрнең берсе – вентиляция системасына тыкшыну. Кухняга, ванна бүлмәсенә һәм санузелга мәҗбүри суырткыч куйдыгызмы? Кемгә комачаулый соң ул? Күршеләргә. Бер гаилә өчен уңайлы шартлар икенче гаилә өчен фаҗигагә китерергә мөмкин.

  

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International