Өрлекләрне уттан саклау чарасы белән эшкәртсәң, янгын вакытында түбә күпме торыр? Александр Тыгин проектантларга һәм подрядчыларга шундый сорау бирде. Инспекциядә капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру буенча эш төркеме утырышы узды. Чираттагы мәртәбә подрядчыларның хаталары тикшерелде. Кичә баш дәүләт торак инспекторы Тукай районында булды, йортларны карады һәм барлык катнашучыларны күргәннәре турында фикер алышырга чакырды.
Буш мәсьәлә түгел: Новый поселогында, Зиатдинов урамындагы 33 нче йортның түбәсен төзекләндерәләр. Кисәтүләрнең берсе – түбәдәге агач конструкцияләрне махсус уттан саклау чаралары белән эшкәртмәгәннәр.
Махсус эшкәртмәгән очракта, агач санаулы минутларда яна. Берничә минут эчендә янып бетсә, ут күршедәге агач корылмаларга бик җиңел күчәчәк. Уттан саклауның максаты – балкаларны югары температуралы тәэсирләрдән саклау, янгын вакытында аларның чыдамлылык сәләтен мөмкин кадәр озаккарак сузу өчен. Уртача 90 минут. Бу вакыт Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә яшәүчеләрне эвакуацияләргә һәм утны тизрәк җиңәргә мөмкинлек бирә.
Подрядчылар һәм проектчылар агачны мондый эшкәртүнең өстенлекләре турында беләләр, әмма проектның бу пунктын үтәмәгәннәр. Ягъни барлык яшәүчеләрне потенциаль куркыныч астына куйганнар. Һәм бу йортта гына түгел. «Татарстан» совхозы поселогында һәм Яңа Троицкий авылында да уттан саклау чаралары юк.
Яңа Троицкийда барлык ремонт пунктларында: түбә, фасад һәм электр белән тәэмин итүдә хокук бозулар бар. Ленин урамындагы 1 нче йортта электр щиткаларын монтаж күбегенә утыртканнар, өстәмә беркетүләрсез генә.
Проект буенча түбәгә чорма аша чыгу каралган. Ә факт буенча – кәрнизгә терәлә торган терәк баскыч аша. Ике катлы кечкенә йортка карата 9 кисәтү.
Ремонт үткәрелә торган 8 йортның барысына да дәгъва белдерелде. Сыйфат буенча кисәтүләрдән тыш, графиктан шактый артта калу да бар. Дүрт йортта подрядчылар әле эшкә керешмәгән.
Исегезгә төшерәбез, сезонлы эшләр 15 августка кадәр тәмамланырга тиеш.
Сезнең йортта капиталь ремонт ничек үткәрелә? Безгә шәрехләрдә языгыз, фотолар җибәрегез https://t.me/gji_rt
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте