ДТИ адресына кем ешрак яза?

2025 елның 22 июле, сишәмбе

Әлмәтлеләр барыннан да ешрак идарәче оешмалардан зарлана: беренче яртыеллыкта Татарстанның Торак инспекциясенә 790 мөрәҗәгать керде. Казан шәһәреннән – 9 тапкырга диярлек күбрәк, әмма торак фондының күләмен генә түгел, ә гомуми мәйданын да исәпкә алсак, лидер Әлмәт районы: 100 мең кв.м.  21 шикаять. Ике ел элек бу күрсәткеч 2 тапкырга кимрәк иде. 

Казанлылардан – 16,9 шикаять, лидерлар өчлеген Бөгелмә районы йомгаклый – 15 шикаять. Тәтеш (6 мәртәбә) һәм Биектау (+67%) районнарында шактый үсеш – 100 мең кв.метрга 12,5 һәм 12 мөрәҗәгать туры килә.

2023-2025 елларның 1 яртыеллыгында Әтнә районында яшәүчеләрдән бер генә шикаять тә алынмады. Быел Ютазы, Теләче һәм Чүпрәле районнары халкы да тикшерү белән килергә сәбәп бирмәде.

Күзәтчелек органына мөрәҗәгать итү сәбәбе нәрсә була ала? Беренче чиратта татарстанлыларны идарәче оешма белән бәйләүче звеноның эше канәгатьләнерлек түгел. Ягъни авария-диспетчерлык хезмәте. Торба шартлаган, лифтта тоткарлангансың икән – кемгә шалтыратырга? Директорның кабул итү бүлмәсенә түгел, ә форс-мажорга җавап бирү бурычы булган хезмәткә. Әгәр татарстанлыларның 11680 гаризасы үтәлсә, аларга күзәтчелек органына ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә туры килмәс иде.

Идарәче оешмалар җитәкчеләренең игътибарын җәлеп итәбез: закон авария-диспетчерлык хезмәтенең эшен җайга салуны йөкли. Хезмәт көн саен йорт эчендәге инженерлык системаларын карарга, коммуналь ресурсларның сыйфатын тикшереп торырга, тәүлек буе яшәүчеләрнең гаризаларын теркәргә һәм аларның үтәлешен тикшереп торырга, лифт пассажирлары белән тавыш көчәйтүче (ике яклы) элемтәне тәэмин итәргә тиеш.

Сезнең йортта АДС никадәр оператив эшли? Шәрехләрдә безгә языгыз https://t.me/gji_rt

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International