Милекче мөрәҗәгатенә җавап бирү идарәче компания директорына кыйммәткә төшкән. Вазыйфаи зат законны бозган, атап әйткәндә: әгәр мөрәҗәгать торак-коммуналь хуҗалык системасы аша кергән икән, җавапны да шул ук юл белән җибәрергә кирәк булган. Директор гариза бирүчегә вакытында җавап бирелде, дип раслады. Әйе, сорау килгән канал аша түгел. Әмма җибәрү фактын исбатлый торган документ бирелмәде.
Әлмәт районының Түбән Мактама штп. Садовая урамындагы 21 нче йортта яшәүче хатын мәгълүмат системасы аша «ЖЭУ-11»ҖЧҖ мөрәҗәгать юллаган. Вакыт узгач системада «Үтәлгән» статусы барлыкка килгән, әмма җавап беркетелмәгән, файл юк. Директор җавапның почта аша вакытында җибәрелүен аңлатты. Тик җибәрү адресы күрсәтелгән почта юлламалары реестрын күрсәтмәде. Хат булган микән соң? Инспекциягә җавап булмауга карата шикаять килде. Һәм тикшерү вазыйфаи зат тарафыннан хокук бозу фактын исбатлады.
Закон нигезендә, әгәр мөрәҗәгать итүче башкасын күрсәтмәгән булса, җавап сорау (мөрәҗәгать) алынган элемтә каналлары буенча җибәрелергә тиеш.
Директор административ хокук бозуда гаепле дип табылды, 25 мең сум штраф билгеләнде.
Татарстанлыларга милекчеләр сорауларына җавап бирү сроклары турындагы 416 нчы Кагыйдәләрнең 36 нчы пункты белән танышырга киңәш итәбез.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте