Казанның «УютСервис Групп» идарәче компаниясе бухгалтерия могҗизаларын күрсәтте: кыш көне үзәк җылыту системасында өзеклек булган, әмма түләүне зур плюс белән исәпләгәннәр. Татарстан Торак инспекциясе артык түләүне кире кайтарырга мәҗбүр итте.
Магистраль урамындагы 83 нче йортта яшәүчеләр Инспекциягә җылылык өчен түләүләрнең дөреслеген тикшерүне сорап мөрәҗәгать иттеләр. Документларны өйрәнү нәтиҗәсе сөендерер: 121 мең сумлык хата.
Хезмәт күрсәтүче дә, идарәче компания дә үз хисабын алып барган. Инспекторлар документларны өйрәнделәр һәм туры килмәү урыннарын ачыкладылар. Мәсәлән, котельныйдан өйгә +60 градуслы су килә, ә исәпләү приборы температураны күпкә югарырак күрсәтә. Мисал өчен, 31 гыйнварда күрсәткечләрнең максималь артуы мөмкин булган 3% тан 12 тапкырга югарырак булган. Башка көннәрдә 2-7 тапкырга артыграк.
Торакны карап тотучылар шулай да приборның күрсәткеченә игътибар иткәннәр, аны демонтажлаганнар һәм диагностикага җибәргәннәр. Әмма түләүләрне барыбер дә шул күрсәткечләр буенча исәпләгәннәр. Ә март һәм апрель айлары өчен норматив буенча түләүләр исәпләнгән, бу да бозу булып тора: исәпкә алу приборы сафтан чыкса, куллануның уртача күләмен исәпкә алырга тиешләр (354 номерлы Кагыйдәләрнең 59нчы пункты).
«УютСервис Групп» ҖЧҖ директоры вазыйфаларын башкаручы административ хокук бозуда гаепле дип табылды. Бу беренче хокук бозу булганга күрә, кисәтү рәвешендәге җәза һәм хокук бозуларны мәҗбүри рәвештә бетерү бурычы йөкләнде.
Кичә идарәче компаниядән барлык милекчеләргә «җылыту» хезмәте буенча яңадан исәп-хисап ясалуы турында хат килде, төзәтмәләр июль өчен түләү документларында күрсәтеләчәк. Яңадан исәпләүнең минималь суммасы - 1733 сум, максималь суммасы - 3431 сум.
Торак инспекциясе шуны искәртә: әгәр торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең дөреслегенә шик бар икән, башта идарәче оешмага түләүләрне чагыштыру буенча гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр җавап булмаса яки ул канәгатьләнерлек булмаса, Торак инспекциясенә рәсми мөрәҗәгать юлларга кирәк. Мөрәҗәгатькә идарәче оешмага үз гаризаңны, аларның җавабын һәм түләү документын беркетергә.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте