Уңышлы һәм вакытыннан алда башкарылган капиталь ремонт турында рапорт биреп булмады. Зеленодольск шәһәрендә объектларны беренче тапкыр кабул итү тулысынча уңышсызлык белән тәмамланды: Малая Красная урамындагы 5 нче һәм 7 нче йортлар дәүләт комиссиясе тарафыннан кабул ителмәде.
Кичә торак инспекторлары Зеленодольск шәһәренә капиталь ремонт тәмамланганнан соң күпфатирлы йортларны карарга һәм, бәлки, кабул итәргә дип бардылар. Күргәннәр шаккаттырды. Хәтта бу йортларга гади тикшерү белән генә килсәләр дә, хокук бозулар турында акт төзелер иде. Ә монда бип күп айлар дәвамында барган эш нәтиҗәсен бәяләргә чакырдылар. Масштаблы ремонттан соң иске йорт яңа төзелгән булырга тиеш кебек. Ләкин бу очракта түгел.
Электр щитларында фатирны исәпкә алу приборларын саклаучы пыялалар юк; электр җиһазлары куелган щитлар ачык; чыбыклар, шул исәптән аз токлылары да, асылынып тора; яшеренү урыны булган подвалга керү комиссия әгъзаларын телсез калдырды: стена белән ишек тартмасы арасындагы зур аралык (тишек) хасил булган. Яңа металл ишек куйганнар, кирпеч өеме белән ишек тартмасы арасындагы ярыкны монтаж күбеге һәм пенопласт белән тутырганнар! Йозак турысында ике кирпеч биеклегендәге тишек.
Исегезгә төшерәбез, быел республиканың күпфатирлы йортларын капиталь ремонтлауга моңарчы күрелмәгән сумма – 11 млрд.сумнан артык акча бүлеп бирелде. Ышык урынга керү өчен күпме планлаштырылган һәм күпме акча тотылган?
Подвалга карата тагын бер дәгъва: һава кертү өчен билгеләнгән уемнарны кирпеч белән ябып куйганнар.
Бу уемнар булмаса, йортка саф һава кермәячәк. Нәтиҗәдә дым, күгәрек, гөмбәчекләр барлыкка киләчәк. Шулай ук ул уемнарны ябу нәтиҗәсендә җилләтелми торган подвалга туфрактан бүленеп чыга торган радон газы кереп тулырга мөмкин. Әгәр газның барыр урыны булмаса, ул микроярыклар аша фатирларга үтеп керә башлый. Радонның югары концентрациясе яман шеш хасил булуга китерә. Әлеге үтергеч радиоактив газның төсе дә, исе дә юк. Аның барлыгын махсус прибор ярдәмендә генә билгеләргә мөмкин.
Сезнең йортларда капиталь ремонт ничек үткәрелә? Подвал уемнары ачыкмы? Безгә комментарийларда языгыз https://t.me/gji_rt
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте