Әлмәт шәһәре идарәче компаниясе хезмәткәрләре бөҗәкләр һәм буынтыгаяклыларның имин яшәве өчен барлык шартларны да тудырганнар. Белә торып, чөнки биология – хобби, яки очраклы рәвештә, чөнки тиешенчә эшләргә теләмиләр. Шуңа да карамастан, черкиләр һәм күп аяклыларның демографик үрчүе нәтиҗәсендә подвалда бик яхшы шартлар тудырылган.
Әлмәт Торак инспекциясе башлыгына Тельман урамындагы 60 нчы йортта яшәүче хатын-кыз килде. Ул хәбәр иткәнчә, подъездларда җыештырмыйлар, даими канализация исе килә, ишекләр ябылмый. Дәгъвалар исемлеге кулдан язылган 6 юлда урнашкан. Ә менә тикшерү вакытында инспектор тапкан хокук бозулар – вак шрифт белән 14 юл. 10нан артык кагыйдә һәм норма бозылган.
Идарәче компанияләр директорлары һәм ширкәтләр рәисләре игътибарына, контроль-күзәтчелек чарасы барышында торак инспекторы бөтен йортны тикшерәчәк. Шикаять – ул өйгә килергә сәбәп кенә, һәм зарланылган очраклар гына тикшерелми. Җылыту сезонына әзерлеккә дә басым ясала. Мисал өчен, бу йортта дүртенче подъездда ишек тыгыз ябылмый, зур ярык бар. Ягъни йортның җылылык контуры бозылган. Йортта яшәүчеләр җылылык өчен түлиләр, ә ул җил белән тарала.
Татарстанның Торак инспекциясе «Первый поселок» идарәче компаниясе директорына уңайлы тормыш шартларын тәэмин итү бурычы турында искәртте. Подвалны киптерергә, торба үткәргечләрне ремонтларга, подъездларда даими җыештырырга һәм башка бурычларны үтәргә. Күрсәтмә үтәлеше инспекция контролендә. Ә директорга чираттагы мәртәбә 25 мең сум штраф билгеләнде.
Идарәче компанияләр җитәкчеләрен кабат искәртеп узабыз: җәза билгеләгәндә һәркем штраф суммасын киметүне сорый, чөнки тәрбиядә балигъ булмаган балалар бар. Шул уңайдан сораулар бар: сез хезмәт күрсәтә торган күпфатирлы йортларда ничә балигъ булмаган бала яши? Ничә кечкенә татарстанлының торак хокуклары бозыла? Хезмәтләр өчен түләүче аларның ата-аналары мәрхәмәтле булырга тиешме?
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте