Татарстанның Торак инспекциясе чаллылыларның беренче яртыеллыктагы мөрәҗәгатьләренә анализ ясады. Барлыгы 1572 шикаять кергән, шуларның 227се «КАМАСТРОЙСЕРВИС» ИК» ҖЧҖ карата. Бу иң зур күрсәткеч, хәтта компаниянең үзе өчен дә: узган елның шул ук чорында 63 шикаять булган.
Антилидерлык буенча икенче урында – «Ремжилстрой» ИК ҖЧҖ – 218 шикаять (АППГ-167). Өченчедә – «Жилкомсервис» ҖКФ ҖЧҖ – 174 шикаять (АППГ – 127). Алга таба «Продом» сервис компаниясе ҖЧҖ – 65 (АППГ – 33), «УК Центральный» ҖЧҖ - 73 (АППГ – 63).
Ләкин хезмәт күрсәтелә торган йортларның мәйданын исәпкә алсак, позицияләр бераз башкачарак. Мисал өчен, «Яшьлек-Фон» ИК ҖЧҖнең өч күпфатирлы йорты бар, ә шикаятьләр 26 (АППГ – 23). Бу иң начар нәтиҗә һәм антилидер исеме. Аннары «Продом» сервис компаниясе ҖЧҖ (10 КФЙ, 65 шикаять), «УК Центральный» ҖЧҖ (23 КФЙ, 73 шикаять).
Күзәтчелек органына мөрәҗәгать итү сәбәбе нәрсә булган? Авария-диспетчерлык хезмәтенең эше канәгатьләнерлек түгел. Элемтәгә керә алмаганнар, гариза үтәлмәгән – шикаятьләрнең төп сәбәпләре.
Идарәче оешмалар диспетчерлык хезмәтенең эшен җайга салырга тиеш. Бу эшчәнлекнең мөһим юнәлешләреннән берсе. Йортның инженерлык челтәрләренең тузуы, шулай ук яшәүчеләрнең уңайлылыгы авария хәлендәге хезмәт күрсәтү дәрәҗәсенә бәйле. Түбәдән су ага, торба тишелгән, чүп үткәргеч пычранган, лампочка янган - диспетчер теләсә нинди заявканы кабул итәргә, эшкәртергә һәм белгечләр җибәрергә тиеш.
Авария-диспетчерлык хезмәте (АДС) телефоннары ТКХ ДМС расланмаган идарәче оешмалар исемлеге безнең сайтта урнаштырылган.
Сезнең йортта АДС никадәр оператив эшли? Шәрехләрдә безгә языгыз.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте