Идарәче оешма су үтә торган түбәгә ремонтны нинди тизлек белән ясарга тиеш? Бер тәүлек эчендә! Хокук бозуларны бетерүнең иң чик сроклары Россия дәүләт төзелешенең "Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормаларын раслау турында" 170 нче карарында күрсәтелгән. Документ нигезендә, түбәнең аерым урыннарында су үтү урыннарын бетерүнең максималь вакыты - 1 тәүлек.
Әмма кайбер торак оешмалары кагыйдәләрне һәм нормаларны игътибарсыз калдыра. Кем өстеннән таммый, шул аңламас. Чаллы кешесе шартнамә шартларын үтәүне, бигрәк тә түбәсен ремонтлауны көтеп ала алмаган. Хәсән Туфан урамындагы 22/9 йортта яшәүче Татарстан Торак инспекциясенә шикаять юллады.
Даими рәвештә яңгыр сулары басу факты расланды: фатирда дымлы обойлар, түбә өслеге кабарган һәм ярыкланган һ.б.
«Ремжилстрой» ИК директоры административ хокук бозуда гаепле дип табылды, аңа 50 мең сум штраф билгеләнде.
Татарстанның Торак инспекциясе, күпфатирлы йортның башка гомуми мөлкәте кебек үк, түбәне карап тоту өчен дә идарәче оешманың җаваплы булуы турында искәртә. Су үтү вакытында шундук авария-диспетчерлык хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Торакны карап тотучылар су үтүне теркәргә, сәбәбен ачыкларга, дефектны һәм аның нәтиҗәләрен бетерергә, торак милекчесенә китерелгән зыянны капларга тиеш.
Әгәр диспетчер шалтыратуга җавап биргән икән, ләкин белгечләр карау өчен килмиләр, килсәләр дә, акт төзүдән баш тарталар, яисә сөйләшү югары тонда барса, бәла-каза масштабларын киметәләр икән, актка су белән бозылган мебель һәм көнкүреш техникасын кертүдән баш тартсалар,
фатирлары су астында калган милекчеләргә идарәче оешмага су үтүе турында ике нөсхәдә гариза язарга кирәк. Берсе милекчедә кала, һәм анда теркәлү турында тамга булырга тиеш. Су үтү турында гаризаны заказлы хат белән җибәрергә мөмкин. Ул чагында ул алдан ук алынган дип санала.
Идарәче компания эшләмәсә, республиканың Торак инспекциясенә шикаять җибәрергә кирәк. Мөрәҗәгатьтә идарәче оешмага кайчан мөрәҗәгать итүне, нинди чаралар күрелүен яки күрелмәвен җентекләп бәян итәргә. Инспекция тикшерү уздырачак һәм хокук бозуларны бетерергә мәҗбүр итәчәк.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте