Татарстанлылар азрак зарлана башлады. Үткәрелгән капиталь ремонт сыйфатына дәгъвалар саны элеккеге дәрәҗәдә – 271 (2024 елда 272)
«Соңгы елларда үсеш тенденциясе булды. Әмма быелның биш аенда мөрәҗәгатьләр саны 5% ка кимеде. Капремонт буенча елдан-ел шикаятьләр саны тотрыклы – 2-3% чикләрендә. Нигездә бу йортны капиталь ремонт программасына кертү һәм кертемнәргә бәйле мәсьәләләр. Башкарылган эшләрнең сыйфаты буенча биш айда 43 мөрәҗәгать керде, шуларның 29сы гына расланды», – дип сөйләде Татарстан Торак инспекциясе башлыгы Александр Тыгин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта.
Татарстанның Торак инспекциясе капиталь ремонтны планлаштыра башлар алдыннан милекчеләрнең гомуми җыелышында үз йортларын ремонтлау планы турында карар кабул итәргә киңәш итә. Башкарма комитет йортның программага кертелүе турында хәбәр итә. Милекчеләрнең эш фронтын билгеләү өчен 3 ай вакыты бар. Югыйсә, гадәттәгечә, алар өчен эш фронтын башкарма комитет билгеләячәк.
Ә ремонт бара торган йортларда яшәүчеләр аны игътибар белән контрольдә тотарга тиеш. Хокук бозулар яки шикләр бар икән, Торак инспекциясенә мөрәҗәгать җибәрергә.
Капиталь ремонт программасы буенча сезонлы барлык эшләр (түбә, фасад, подвал, инженерлык коммуникацияләре), ягъни барлык төп эшләр 15 августка кадәр тәмамланырга тиеш. Ул тәмамлангач, активистлар капиталь ремонт тәмамланганнан соң йортны кабул иткәндә, шулай ук йортны җылыту сезоны башлануга әзерләгәндә җылыту системасын прессовкалау һәм юдырттыру барышында катнашырга тиеш.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте