Өйне кышка әзерлибез

2025 елның 23 июне, дүшәмбе

Сулдагы фото: цоколь коела, ярыклар, шуларның берсендә агач үсә.

Уңдагы фото: отмостка һәм цоколь шундый булырга тиеш.

Отмостканың әһәмияте нәрсәдә? Ул йортны судан саклый.

Теләсә нинди фундамент аның тирәсенә салына торган су үткәрми торган лентага мохтаҗ. Отмостка подвалны һәм фундаментны чыланудан, туңудан һәм җимерелүдән саклый. Отмостка турында кайгырту – йортның озак яшәве турында кайгырту дигән сүз.

170 номерлы Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормаларының 4.1.7 пунктында аның нинди булырга тиешлеге күрсәтелгән: отмосткаларда һәм тротуарларда барлыкка килгән утыру урыннарын, ярыкларны, зыян күргән урыннарны алдан чистартып, битум, асфальт, мастика яки балчык белән ком сибеп капларга кирәк.

Ягъни бер генә ярык та булмаска тиеш! Әгәр аларда агачлар да үсә икән, димәк, идарәче компания инде күп еллар сезнең милекне карап тоту буенча үз бурычларын санга сукмый, дигән сүз. Сез идарәче компания белән идарә килешүе төзедегез: сез хезмәтләр өчен түлисез, компания аларны үтәргә тиеш.

Моннан тыш:

- отмостка стенадан авыш булырга тиеш,

- аның киңлеге түбә әвеслегеннән артыграк булырга тиеш,

- отмостканың контуры өзелмичә, йомык булырга тиеш.

Бу шартларның барысы да үтәгән икән – йорт чираттагы җылыту чорына әзер. Идарәче компанияләр, торак милекчеләре ширкәтләре, ТТК – барлык йортлар, идарә итү формасына бәйсез рәвештә, отмостканы һәм цокольне тәртипкә китерергә тиеш.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International