Республиканың 1000гә якын идарәче оешмасы ТКХ ДМС федераль системасы операторын ялгыш юлга этәргән – авария-диспетчерлык хезмәтенең телефон номеры буенча дөрес булмаган мәгълүматны керткән.
Торак-коммуналь хуҗалык системасын җитәкли торган оешма хезмәткәрләре барлык авария хезмәтләренә шалтыратып чыктылар. Казанның "Заря 31" ТТК номеры буенча федераль система хезмәткәренә чыннан да элемтәдә диспетчер булуын расламаган.
Чаллы шәһәренең "Уютный двор" идарәче компаниясе диспетчерына шалтырату уңай нәтиҗә бирмәгән. Әлмәтнең "Олимп" торак милекчеләре ширкәте абоненты диспетчер булуын катгый рәвештә кире каккан.
Нәтиҗә – 991 номер идарәче оешма белән оператив элемтә буларак расланмаган: Казан шәһәре – 714, Зеленодольск районы – 71, Чаллы шәһәре – 40, Әлмәт һәм Алабуга районнары – 21әр, Бөгелмә районы – 14, Түбән Кама районы – 13, Лениногорск районы – 12, калган 25 номер арасында 1дән 8 номерга кадәр расланмаган.
Димәк, меңләгән татарстанлы фатирдагы гадәттән тыш хәл турында идарәче компаниягә яки ширкәткә оператив хәбәр итә алмый, дигән сүз. Яки лифтта тоткарланулар турында.
Закон нигезендә, идарәче оешма авария-диспетчерлык хезмәтенең эшен тәүлек буе оештырырга тиеш. Диспетчер барлык килгән телефон шалтыратуларына җавап бирергә, ә шалтыратуны кабул итә алмаган очракларда шалтырату булуга ун минут эчендә гариза бирүчегә шалтыратырга тиеш.
Авария-диспетчерлык хезмәтенең тиешенчә эшләмәве лицензия таләпләрен тупас бозу булып тора һәм идарәче оешма өчен 300 мең сумнан 350 мең сумга кадәр штраф салу рәвешендә административ җаваплылыкка китерә.
Идарәче оешманы җаваплылыкка тарту өчен халыкка яшәү урыны буенча Торак инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Әгәр идарәче оешма, билгеләнгән таләпләрне бозуга юл куеп, авария-диспетчерлык хезмәтенең өзлексез эшләвен тәэмин итмәсә, милекчеләр идарәче оешманы алмаштырырга яисә идарә итүнең башка ысулын сайларга мөмкин.
Идарәче компанияләр, ширкәтләр һәм кооперативлар исемлеген кушымтада китерәбез. Әгәр анда сезнең оешма булса? Бармы? Шикаять көтәбез.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте