Йорт яны территориясе – гомуми милекнең бер өлеше. Аның чисталыгын идарәче оешмалар күзәтергә тиеш. Җыештыру эшләренә карата закон дәрәҗәсендә расланган билгеле бер таләпләр куела. Аның ешлыгы, нинди нормативлар бар, йорт яны территориясен җыештыру акты ничек төзелә, бу мәсьәлә нинди законнар белән җайга салынган.
Эшләр исемлеге
290 номерлы Хезмәтләр һәм эшләр исемлеге нигезендә җылы сезонда идарәче оешмалар түбәндәгеләрне башкарырга тиеш:
- йорт яны территориясен себерү һәм җыештыру;
- подъездларга куелган урналарны чүп-чардан чистарту һәм юу;
- газоннарны җыештыру һәм чабу;
- яңгыр канализациясен чистарту;
- баскычны һәм подъезд алдындагы мәйданчыкны җыештыру, тимер рәшәткәләрне чистарту һәм приямокны чистарту.
ГОСТ Р 56195-2014 кагыйдәләрне үләнне чабарга гына түгел, ә эш тәмамланганнан соң ук чабылган үләнне җыеп алырга да мәҗбүр итә.
Эшләрне башкару ешлыгы
Газоннарны, 10-15 см биеклеккә җитү белән, һәр 10-15 көн саен чабарга кирәк. Үләнлекнең биеклеге 3-5 см дәрәҗәсендә кала. Чабылган үләнне җыештыру зарур.
Газонны чабу ешлыгы законнарда каралмаган. Үләнне кирәк чакта чабалар. Ләкин ешлык йорт белән идарә итү шартнамәсе шартларында каралырга мөмкин. Шулай ук үләнне чабу кагыйдәләрен башкарма комитет та билгели ала. Мисал өчен, Казанда Казан шәһәр Думасының 16.05.2013 ел, №17-22 карары нигезендә, үлән 15 см биеклектә чабылырга тиеш һәм чаптырылган үләнне тәүлек дәвамында җыярга кирәк.
Җир кишәрлеге чикләрендә яңгыр һәм дренаж системасын чистарту сезонга кимендә ике тапкыр башкарылырга тиеш.
Яңгыр суларын кабул итә торган коеларны – атна саен, ә яңгыр кабул итә торган рәшәткәләрне – көн саен чистарталар.
Яшел үсентеләрне кисү һәм күчереп утырту муниципалитетта гамәлдә булган тәртип нигезендә, кисү билеты булганда башкарылырга тиеш. Кисү калдыклары (ботаклар) эшләр тәмамланганнан соң чыгарылырга тиеш.
Федераль закон идарәче компанияләрне, ширкәтләрне һәм кооперативларны газоннарга, утыртмаларга һәм чәчәклекләргә су сибәргә мәҗбүр итмәгән. Шуңа күрә әлеге бурыч идарә шартнамәсе белән билгеләнергә мөмкин. Бу очракта шартнамәдә су сибүнең тәртибе, сроклары һәм ешлыгы, шулай ук бу эшләр өчен хезмәтләрнең бәясе язылырга тиеш.
Өстәмә эшләр
Йорт яны территориясен җыештыру буенча эшләрнең стандарт исемлегенә башка хезмәтләр өстәлергә мөмкин:
- яңа куакларны һәм башка үсентеләрне яшелләндерү/утырту;
- участокны төзекләндерү;
- ландшафт дизайнын бизәү/яхшырту;
- архитектур корылмалар төзү һ.б.
Өстәмә хезмәтләрне милекчеләр гомуми җыелышта раслый һәм финанслау чыганагын билгели алалар.
Идарәче оешма эшләми
Әгәр торакта яшәүчеләрне күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты канәгатьләндермәсә, идарәче оешмага дәгъва (гариза) җибәрергә кирәк: я күрсәтелә торган эшләрнең сыйфатын яхшыртырга, я тарифларны киметергә.
Йорт яны территориясен җыештыру кагыйдәләрен бозу фактларын махсус актта теркәргә кирәк, ул түбәндәгеләрне үз эченә алырга тиеш:
- дәгъваның асылы (башкарылмаган эшләрнең барлык төрләрен тәфсилләп бәян итү);
- идарәче фирманың реквизитлары / исеме;
- дәгъва белдерүче затларның имзасы;
- КФЙ адресы, фатир номерлары.
Шулай ук, үтәлмәгән йөкләмәләр буенча түләүне яңадан исәпләүне таләп итеп, язма гариза төзергә кирәк.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте