Бурычны кем кичерергә хокуклы?

2025 елның 10 июне, сишәмбе

Казанда яшәүче хатын-кыз Татарстан Торак инспекциясенә даими рәвештә бер үк дәгъва белән килә. Николай Ершов урамындагы 53 нче йорттагы өч бүлмә хуҗасы коммуналь хезмәтләр һәм пенялар өчен түләүдән баш тарта. Шулай ук идарәче компанияне арттырылган түләүләр өчен җәзаларга таләп итә.

«Миңа бурычымны гамәлдән чыгарсыннар»,- дип таләп итте пенсионер хатын республиканың Торак инспекциясе башлыгының шәхси кабул итүләрендә.

Һәрвакыт тикшерү үткәрелде: хокук бозулар юк. Бурычлар гына арта һәм 100 мең сумнан узып киткән, шуларның 48 меңе – пеня. Милекче беркемгә дә бернәрсә дә тиеш түгел дип ышана.

Татарстан Торак инспекциясе торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең дөреслегенә шик туганда, беренче чиратта үз идарәче компанияңә язма дәгъва белән мөрәҗәгать итәргә киңәш итә. Әгәр җавап канәгатьләндермәсә яки компания сорауны игътибарсыз калдырса, республиканың Торак инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мөрәҗәгатькә компаниягә үз гаризаңны, аларның җавабын (әгәр булса) һәм түләү документын теркәп бирергә кирәк.

Мөрәҗәгать нәтиҗәләре буенча чираттагы тикшерү башланды. Бу юлы «ЖКХ Гвардейская» ИК» ҖЧҖ түләмәүчеләр белән дәгъва-шикаять чаралары үткәрмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылачак. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны түләтү – идарәче компанияләрнең, торак милекчеләре ширкәтләренең һәм кооперативларның бурычы (416 номерлы РФ Хөкүмәте карарының 4 пунктындагы «ж» пунктчасы).

Ә милекчеләр кулланылган коммуналь ресурслар һәм аларга күрсәтелгән торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләргә тиеш. Мондый таләп РФ Торак кодексында язылган. Ә 155 ст. күрсәтелгәнчә, агымдагы айның 10 нчы көненә кадәр түләргә кирәк. Ягъни май квитанцияләрен 10 июньгә кадәр түләргә кирәк, ә июнь квитанцияләрен – 10 августка кадәр. Әгәр билгеләнгән датага кадәр түләү башкарылмаган булса, кулланучыга карата штраф санкцияләре кулланалар – пенялар язалар.

Түләү документы белән килешмисез икән, аны судта шикаять итәргә гражданлык хокукы бар.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International