Түбән Кама районара торак инспекциясенең 2023 елның 1 кварталындагы эш нәтиҗәләре.

2023 елның 24 апреле, дүшәмбе

Түбән Кама районара торак инспекциясенең 2023 елның 1 кварталында торак күзәтчелеге һәм лицензия контроле буенча эшчәнлеге «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 31.07.2020 № 248-ФЗ Федераль законны, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне оештыру һәм гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында» 10.03.2022 № 336 карарын үтәү кысаларында гамәлгә ашырылды.

          2023 елның 1 кварталында күпфатирлы йортлар белән идарә итүче юридик затларга карата планлы тикшерүләр үткәрелмәде.

          Түбән Кама  районара торак инспекциясе тарафыннан гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау нәтиҗәләре буенча:

- юридик затлар белән хезмәттәшлек итү буенча 17 контроль-күзәтчелек чарасы үткәрелде (тормышка һәм сәламәтлеккә зыян китерү куркынычын тудыручы, шулай ук гражданнарның хокукларын бозучы хокук бозулар ачыкланган очракта), шул исәптән инспекция визиты – 11, документаль тикшерү – 3, күчмә тикшерү – 3.

- юридик зат белән үзара бәйләнешкә кермичә 73 контроль-күзәтчелек чарасы үткәрелде, шул исәптән күчмә тикшерү кысаларында – 53, мәҗбүри таләпләр үтәлешен күзәтү кысаларында – 20.

Күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген алып баручы юридик затлар белән эшләүдә планлы һәм планнан тыш тикшерүләр үткәрүгә чикләүләр кертелү белән бәйле рәвештә, 2023 елда профилактик чараларны үтәүгә, шул исәптән профилактик визитлар үткәрүгә, мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтү игълан итүгә, мәгълүмат бирү һәм консультация бирүгә аерым игътибар бирелде.

2023 елның 1 кварталында Түбән Кама  районара торак инспекциясе тарафыннан 3 профилактик визит үткәрелде: 2 – төбәк лицензия контроле кысаларында идарәче компанияләргә карата, 1 – төбәк торак күзәтчелеген гамәлгә ашыру кысаларында торак милекчеләре ширкәтенә карата.

Профилактик визитлар барышында юридик зат эшчәнлегенә карата куелган мәҗбүри таләпләр, аның эшчәнлегенең хәтәрлек критерийларына туры килүе, контрольлек объектының тиешле хәтәрлек категориясенә керү критерийларыннан чыгып тикшерү (күзәтчелек) чараларының төрләре, эчтәлеге һәм интенсивлыгы турында хәбәр итеп, профилактик әңгәмәләр үткәрелде.

 

           2023 елның 1 кварталында идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре адресына мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау, хокук бозуларны бетерү буенча чаралар күрү һәм аларны алга таба да булдырмау турында 105 кисәтү кертелде.

          ТР ДТИ сайтында торак күзәтчелеген һәм лицензия контролен тормышка ашыру буенча Түбән Кама  районара торак инспекциясе эшчәнлеге турында даими мәгълүмат урнаштырыла. 2023 елның 1 кварталында барлыгы 12 мәгълүмат хәбәре урнаштырылды, 5 консультация чарасы үткәрелде.

           2023 елның 1 кварталында үткәрелгән контроль-күзәтчелек чаралары нәтиҗәләре буенча Түбән Кама  районара торак инспекциясе тарафыннан административ җәза билгеләү турында 103 карар чыгарылды, шул исәптән юридик затларга карата – 4, вазыйфаи затларга – 16, физик затларга – 83, шулардан кисәтүләр – 10, штраф салу турында – 93. Барлыгы 176000 сум штраф салынды, 64500 сумлык штраф түләнгән (карар чыгарылганнан соң 20 көн эчендә штраф түләгәндә салынган штраф суммасының 50%ын исәпкә алып).

Барлык штрафлар да закон нигезендә билгеләнгән срокларда вакытында түләнә.

           1 кварталда Түбән Кама  районара торак инспекциясенә торак фондын карап тоту һәм ремонтлау, күрсәтелә торган торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфатына кагылышлы мәсьәләләр буенча 193 мөрәҗәгать керде. Килгән мөрәҗәгатьләрнең 164е уңай хәл ителде, калганнарын карау Түбән Кама  районара торак инспекциясе контролендә. Мөрәҗәгатьләрне карау срокларын бозуга юл куелмады.

          Гражданнарның торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне исәпләүнең нигезлелеге мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләрен карау нәтиҗәләре буенча яшәүчеләргә 344 633,25 сумлык түләү яңадан (алар файдасына) исәпләнде.

           2023 елның 1 кварталында идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре тарафыннан мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында күрсәтмәләр һәм кисәтүләр буенча 1148,43 мең сумлык гомумйорт мөлкәтен ремонтлау буенча эшләр башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International