Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе вакытлы вазыйфага хезмәткәрләр туплавы турында ИГЪЛАН ИТӘ

2023 елның 18 апреле, сишәмбе

Квалификация таләпләре:

- югары белемле булу;

- мәгълүмати-телекоммуникация челтәрләре, шул исәптән Интернет челтәре белән эшләү;

- электрон почта белән эш итү;

- торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә дәүләт сәясәте нигезләре;

- дәүләт органнарында заманча мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне куллану мөмкинлекләре һәм үзенчәлекләре, шул исәптән ведомствоара документлар әйләнеше системасында эшли белү.

Вазыйфаи бурычлар:

1. инспекция җитәкчесенең кабул итү бүлмәсе эшен тәэмин итү;

2. кабул итү бүлмәсендә һәм бүлегендә документлар әйләнешен контрольдә тоту;

4. Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының электрон документлар әйләнеше бердәм ведомствоара системасы (ЕМСЭД) аша керүче һәм чыгучы документларны үз вакытында теркәүне һәм даими контрольдә тотуны гамәлгә ашыру;

5. мөрәҗәгатьләрне исәпкә алу, аларны билгеләнгән тәртиптә ЕМСЭД аша теркәү һәм башкалар.

Хезмәт хакы:

Ай саен 20 мең сум (ел буенча уртача 38 мең сум)

 

 

Документлар Казан шәһәре, Б.Красная урамы, 15/9 адресы буенча кабул ителә.

Элемтә өчен телефон(факс): (843) 236-93-66.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International