«Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы» Бөтенроссия конкурсы турында

2023 елның 27 марты, дүшәмбе

Ел саен Россия Федерациясендә «Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы» Бөтенроссия конкурсы (алга таба – Конкурс) үткәрелә. Конкурсның төп бурычы – социаль мәсьәләләрне хәл итүдә югары социаль нәтиҗәгә ирешергә теләгән оешмаларны ачыклау, алар тәҗрибәсен өйрәнү һәм җәелдерү, оешмаларда социаль тирәлек формаларын үстерү.

Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан 2023 елның 21 мартында видеоконференцэлемтә режимында узган оештыру комитеты киңәшмәсендә 2023 елда конкурс башлануы турында игълан ителде.

Конкурсның төбәк һәм федераль этапларында катнашу түләүсез нигездә гамәлгә ашырыла.

Конкурста, оештыру-хокукый формасына, милек формасына һәм гамәлгә ашырыла торган икътисадый эшчәнлек төрләренә карамастан, Россия юридик затлары, шулай ук аларны оештырган юридик затлар белән килешү буенча аларның филиаллары катнаша ала.

2023 елда Конкурс 17 номинация буенча үткәрелә.

Конкурста суд карарлары һәм хезмәткәрләрнең хезмәт хокукларын бозуга бәйле бәхәсләре булган оешмалар катнаша алмый.

Гаризалар бары тик Интернет мәгълүмат-коммуникация челтәрендә «Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы» Бөтенроссия конкурсын уздыру мониторингы һәм аның җиңүчеләрен бүләкләү» программа-мәгълүмат комплексының электрон кабинетында гына (https://ot.rosmintrud.ru) конкурс үткәрү буенча методик тәкъдимнәрдә каралган тәртиптә, 2023 елның 10 маена кадәр вакыт аралыгында урнаштырыла.

Конкурста катнашу шартлары һәм аны үткәрү тәртибе турында тулырак мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында танышырга мөмкин (https://mtsz.tatarstan.ru/vserosickiy_konkurs_rosiskaya_organizaciya_vsokoy_socialnoy_affectivnosty.htm).

Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (843) 557-21-23, 557-21-15.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International