Кайнар су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәт күрсәтүне җиткереп бетермәү турында

2023 елның 10 марты, җомга

Түбән Кама районара торак инспекциясе Түбән Кама шәһәренең Тынычлык проспекты буенча 57 нче йортта яшәүченең кулланучыны кайнар су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәт күрсәтү белән тәэмин итү нормативларын бозуга кагылышлы мөрәҗәгатен карады.

Түбән Кама районара торак инспекциясенең таләбе буенча гражданнарның дәгъваларын исәпкә алу буенча  «Открытый Нижнекамск» хезмәтеннән җиткерелгән мәгълүмат буенча торак йортта кайнар су белән тәэмин итү челтәрләрендә аварияле ремонт эшләрен уздыруга бәйле рәвештә  кайнар су булмаган.

Мөрәҗәгатьне карау нәтиҗәләре буенча инспекция тарафыннан «Жильё» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе адресына кулланучыга коммуналь хезмәтләр күрсәткәндә мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куелмавы турында кисәтү кертелде. Коммуналь хезмәтләрне чикләү яки туктату норматив документлар таләпләренә туры китереп, кулланучыга алдан хәбәр итү нигезендә башкарылырга тиеш.

Түбән Кама районара торак инспекциясенең кисәтүе буенча, кайнар су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәт күрсәтүнең рөхсәт ителгән вакыт озынлыгын арттырып җибәрү сәбәпле, Тынычлык проспектындагы 57 нче күпфатирлы йортта яшәүчеләргә кайнар су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу буенча коммуналь хезмәтләр өчен түләү 5250,79 сум күләмендә киметелеп исәпләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International