Түбән Кама районара торак инспекциясе Зәй шәһәре, Ленин урамы, 1 нче йортта яшәүченең мөрәҗәгатен карау барышында Россия Федерациясе Торак кодексы таләпләрен, Россия дәүләт төзелеш күзәтчелегенең 27.09.2003 ел, №170 карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормаларын бозу очракларын ачыклады, атап әйткәндә:
- 31нче фатирда җирле үзидарә органы белән килештермичә торак урын үзгәртеп планлаштырылган: ванна һәм бәдрәф, кухня һәм йокы бүлмәсе, кухня белән коридор арасындагы бүлгеләр, келәт бүлмәсе сүтелгән.
Әлеге фатир милекчесе Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының «Торак урыннан файдалану кагыйдәләрен бозу» 7.21 статьясының 2 өлеше буенча штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.
РФ Торак кодексының 29 ст. таянып, Түбән Кама районара торак инспекциясе тарафыннан Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты адресына әлеге фатирда законда билгеләнгән таләпләр нигезендә үзгәртеп планлаштыру факты буенча чаралар күрү турында хат юллады.