Күпфатирлы йортта торак урынны үзирекле тәртиптә үзгәртеп планлаштырган өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.21 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тарту турында.

2023 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Чистай районара торак инспекциясенә гражданнардан Чистай шәһәренең Яшьләр урамы буенча 2 нче күпфатирлы йортта бер фатирда үзирекле тәртиптә үзгәртеп планлаштыру эшләренең башкарылуы турында мөрәҗәгать алынды.

Чистай районара торак инспекциясе әлеге фатирга тикшерү үткәрде. Фатирда үзирекле тәртиптә үзгәртеп планлаштыру факты расланды: фатирда кухняга керә торган ишек уемы сүтелгән, бүлмә белән кухня арасында яңа ишек уемы корылган, шулай ук коридорда бүлекләр урнаштырылган, шул ук вакытта милекчедә җирле үзидарә органыннан күпфатирлы йортта бүлмәләрне үзгәртеп планлаштыруны килештерү турында карар юк.

Күпфатирлы йортта торак урынны үзирекле рәвештә үзгәртеп планлаштырган фатир хуҗасы Чистай районара торак инспекциясе тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.21 ст. 2 өлеше буенча 2000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.

Россия Федерациясе Торак кодексы таләбенә туры китереп, күпфатирлы йортта торак урынны үзирекле тәртиптә үзгәртеп кору һәм үзгәртеп планлаштыру турындагы мәгълүмат Чистай районара торак инспекциясе тарафыннан җирле үзидарә органына җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International