Торак күзәтчелеген һәм лицензия контролен тормышка ашырганда, 2022 елда, алдагы еллардагы кебек үк, Түбән Кама районара торак инспекциясе (алга таба – Тәбүн Кама РТИ) эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе гражданнар мөрәҗәгатьләрен караудан гыйбарәт булды. Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 2022 елда күпфатирлы йортларның гомуми мөлкәте белән идарә итүне гамәлгә ашыручы юридик затларга карата планлы тикшерүләр уздыруга карата игълан ителгән мораторий аркасында, гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау буенча планнан тыш тикшерүләр «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы федераль законны, «Дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне оештыру һәм гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 10 мартындагы 336 номерлы карарын үтәү кысаларында гражданнарның гомеренә һәм сәламәтлегенә зыян китерү куркынычы булу турында, шулай ук бозылган хокукларны яклау (торгызу) турында мәгълүмат булган мөрәҗәгатьләр буенча гына гамәлгә ашырылды.
2022 елда Түбән Кама РТИ адресына Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында яшәүчеләрдән торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә кагылышлы 822 тема буенча 722 мөрәҗәгать килде:
- торак шартларын яхшырту буенча – 22;
- коммуналь хезмәтләрнең канәгатьләнерлек булмавы турында – 176;
- гомумйорт мөлкәтен карап тотуның канәгатьләнерлек булмавы турында – 320;
- капиталь ремонт сыйфатының канәгатьләнерлек булмавы турында – 23;
- үзгәртеп планлаштыру – 23;
- төзелеш җитешсезлекләре –1;
- ИК, ТМШ эшенең канәгатьләнерлек булмавы турында – 38;
- торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең нигезлелеге буенча – 162;
- мәгълүмат системалары – 29;
- башка сораулар – 28.
2021 елның шул ук чорында Түбән Кама РТИ адресына 886 мөрәҗәгать алынган иде. 2022 елда килгән мөрәҗәгатьләр саны, 2021 ел белән чагыштырганда, 23 процентка кимеде.
Түбән Кама РТИ адресына турыдан-туры 368 мөрәҗәгать алынды, Түбән Кама РТИ җитәкчесе тарафыннан ТКХ мәсьәләләре буенча 50 кеше кабул ителде. 16 мөрәҗәгать, карау һәм мөрәҗәгать итүчеләргә җавап бирү өчен, тиешле ведомстволарга җибәрелде.
Йортта уртак мөлкәтне карап тотуга бәйле мәсьәләләр гражданнарның мөрәҗәгатьләрендә төп урыннарны биләп торучы тема булды (39%), коммуналь хезмәтләр күрсәтү сыйфаты (21%), торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр хисаплау мәсьәләсе (20%) дә алдынгы урыннарны алып тора.
Инспекция тарафыннан гражданнарның күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмаларга мөрәҗәгатьләрен карау нәтиҗәләре буенча 2022 елда ачыкланган бозуларны бетерү буенча 38 күрсәтмә бирелде, административ хокук бозулар турында 16 беркетмә төзелде, аларны карау нәтиҗәләре буенча административ җәза билгеләү турында 16 карар чыгарылды, гомуми суммасы 490 000 сум булган административ штрафлар салынды.
2022 елда Түбән Кама районара торак инспекциясе күрсәтмәләре буенча идарәче компанияләр һәм ТМШ тарафыннан гомумйорт мөлкәтен ремонтлау буенча 10 542 130 сумлык эшләр башкарылды.
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү исәпләүнең нигезле булуына кагылышлы мөрәҗәгатьләрне карау нәтиҗәләре буенча гражданнарга гомуми суммасы 751 635,64 сум күләмендә түләүләр яңадан исәпләтелде (кайтарып бирелде).