2013 елның 1 ноябреннән Дәүләт торак күзәтчелеге органнарына Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 6.24 статьясының 1 өлеше (лифтларда һәм күпфатирлы йортларның гомуми файдалану урыннарында тәмәке тарту өлешендә) каралган административ хокук бозулар турындагы эшләрне карау буенча йөкләнгән бурычлар кысаларында Түбән Кама районара торак инспекциясе 2022 елда РФ Эчке эшләр министрлыгының Зәй һәм Түбән Кама районнары бүлекләреннән инспекциягә җибәрелгән административ материалларны карап тикшерү эшен дәвам иттерде.
Федераль законда аталган урыннарда тәмәке тарту буенча билгеләнгән тыюны бозу гражданнарга 500 сумнан 1500 сумга кадәр административ штраф салуга сәбәп була.Түбән Кама районара торак инспекциясе тарафыннан 2022 елда:
- РФ Эчке эшләр министрлыгының Зәй һәм Түбән Кама районнары бүлекләре тарафыннан төзелгән 405 административ материал каралды, шул исәптән Зәй муниципаль берәмлеге буенча – 55, Түбән Кама муниципаль берәмлеге буенча – 350.
- административ җәза билгеләү турында 400 карар чыгарылды;
- барлыгы 200 000 сумлык штраф салынды;
- хокук бозучылар тарафыннан 27 663,13 сумлык штрафлар түләнде.
- штрафларны билгеләнгән чорында (карар үз көченә кергән көннән башлап 60 көн дәвамында) түләмәгән өчен 248 административ материал инспекция тарафыннан Зәй һәм Түбән Кама муниципаль районнарының Суд приставлары хезмәтләренә мәҗбүри үтәтү өчен җибәрелде.