Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 11 апрелендәге 837-р номерлы боерыгы нигезендә күрсәтелә торган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең күпчелек өлешен, гражданнарның шәхси катнашуыннан башка гына, тәүлегенә 24 сәгать режимда, атнасына 7 тәүлек дәвамында этаплап күчүне тәэмин итү максатларында Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оптимальләштерү буенча төбәк үзәге (эшче төркем) (алга таба – Төбәк үзәге) оештырылды.
Төбәк үзәге турындагы нигезләмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 30.12.2022 № 3235-р күрсәтмәсе белән расланган.
Төбәк үзәге – коллегиаль, даими эшләүче киңәшмә органы. Аны булдыруның төп максаты – Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын һәм үтемлелеген арттыруны тәэмин итү.
Төбәк үзәге әгъзалары составына Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе вәкиле дә керә.