Әлмәт районара торак инспекциясенең эш нәтиҗәләре турында

2023 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

2022 елда контроль (күзәтчелек) чараларын оештыру һәм гамәлгә ашыру тәртибе «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы федераль закон белән җайга салына.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне оештыру һәм гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында» 10.03.2022 ел, № 336 карары белән (алга таба – №336 карар) 2022-2023 елларда контроль (күзәтчелек) чараларын үткәрү чикләнде.  

          2022 елның 12 аенда Әлмәт районара торак инспекциясе тарафыннан контроль-күзәтчелек чараларын үткәрү кысаларында гомуми мәйданы 1872,61 мең кв. метр булган 108 күпфатирлы йорт тикшерелде.

         Ачыкланган бозуларны бетерү өчен идарәче компанияләргә һәм ТМШ адресына 29 күрсәтмә бирелде. Административ хокук бозулар турында 26 беркетмә төзелде, шул исәптән юридик затларга – 2, вазыйфаи затларга – 14, физик затларга – 10. Барлыгы 462 500 сумлык штраф салынды.

         2022 елда Әлмәт районара торак инспекциясе тарафыннан, мәҗбүри норматив таләпләрне бозуларны профилактикалауга юнәлтелгән чараларны тормышка ашыру кысаларында, идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре адресына мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 175 кисәтү кертелде.

         2022 елның 12 ае эчендә бәя чагылышында Әлмәт районара торак инспекциясе тарафыннан контрольлектәге затларга белдерелгән күрсәтмәләрне һәм кисәтүләрне үтәү буенча миллион сумнан артык суммага гомумйорт мөлкәтен ремонтлау эшләре башкарылды.

 

         «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 31.07.2020 ел, №248-ФЗ федераль закон нигезендә гадәттән тыш югары, югары һәм әһәмиятле хәтәрлек категориясенә кертелгән контроль объектларына карата мәҗбүри профилактик визитлар үткәрү каралган.

         Әлмәт районара торак инспекциясенең расланган графигы нигезендә шушы чорда Әлмәт районында 12 профилактик визит үткәрелде.

          Профилактик визитны үткәрү кысаларында контрольлектәге затка объектларның куркынычлылык критерийларына туры килүе турында мәҗбүри таләпләрне үтәү кирәклеге турында, хәтәрлек категориясен киметүнең нигезләре һәм тәкъдим ителә торган ысуллары турында, контроль (күзәтчелек) чараларының төрләре, эчтәлеге һәм интенсивлыгы турында хәбәр ителде.

          2022 елда Административ хокук бозулар турында  Россия Федерациясе  кодексының 6.24 статьясындагы 1 өлешендә (лифтларда һәм күпфатирлы йортларның гомуми файдалану урыннарында) каралган административ хокук бозулар турында РФ Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы бүлегеннән инспекциягә җибәрелә торган эшләрне карау дәвам итте.

          2022 елда барлыгы 165 административ материал каралды, административ җәза билгеләү турында 165 карар чыгарылды, барлыгы 82 500 сумлык штраф салынды.

          Штрафларны билгеләнгән чорында (карар үз көченә кергән көннән башлап 60 көн дәвамында) түләмәгән өчен 290 административ материал инспекция тарафыннан Әлмәт муниципаль районнары Суд приставлары хезмәтләренә мәҗбүри үтәтү өчен җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International