Түбән Кама районара торак инспекциясенең 2022 елгы эш нәтиҗәләре

2023 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

2022 елда Түбән Кама районара торак инспекциясенең (алга таба – Түбән Кама РТИ) торак күзәтчелеге һәм лицензия контроле буенча эшчәнлеге «Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында» 2008 елның 26 декабрендәге 294 номерлы федераль законны, «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы федераль законны, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне оештыру һәм гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында» 2022 елның 10 мартындагы 336 номерлы карарын үтәү кысаларында гамәлгә ашырылды.

Күпфатирлы йортлар белән идарә итүче юридик затларны планлы тикшерү 2022 елда үткәрелмәде. Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау буенча планнан тыш тикшерү нәтиҗәләре буенча Түбән Кама РТИ тарафыннан:

- гомуми мәйданы 1898,85 мең кв.м булган 85 йорт тикшерелде;

- 156 тикшерү акты төзелде;

- барлыгы 147 хокук бозу очрагы ачыкланды, шул исәптән торак фондын техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу очраклары – 34, торак биналардан файдалану кагыйдәләрен бозу – 111, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү дәрәҗәсе һәм режимы бозылу очраклары – 2;

- барлыгы 84 күрсәтмә бирелде;

- административ хокук бозулар турында 87 беркетмә төзелде, шул исәптән юридик затларга – 6, вазыйфаи затларга – 10, физик затларга – 46;

- барлыгы 1 072 500 сумлык штрафлар салынды, шул исәптән юридик затларга – 560 000 сум, вазыйфаи затларга – 340 500 сум, физик затларга – 172 000 сум. 994 500 сумлык штраф түләнгән, барлык штрафлар да законда билгеләнгән срокларда үз вакытында түләнеп бара.

2022 елда идарәче компанияләр һәм ТМШ тарафыннан Түбән Кама РТИ күрсәтмәләре буенча гомумйорт мөлкәтен ремонтлау буенча 10 542,13 мең сумлык эш башкарылды.

Планнан тыш тикшерүләр үткәрүгә һәм планлы тикшерүләрне гамәлдән чыгаруга чикләүләр кертелүгә бәйле рәвештә, күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген башкаручы юридик затлар белән эшләүдә 2022 елда профилактик чаралар үткәрүгә аерым игътибар бирелде.

Идарәче компанияләргә һәм торак милекчеләре ширкәтләренә карата 25 профилактик визит үткәрелде: 10 – региональ лицензия контролен гамәлгә ашыру кысаларында, 15 – региональ торак күзәтчелеген гамәлгә ашыру кысаларында.

Профилактик визитлар барышында юридик зат эшчәнлегенә карата куелган мәҗбүри таләпләр, аның эшчәнлегенең хәтәрлек критерийларына туры килүе, контрольлек объектының тиешле хәтәрлек категориясенә керү критерийларыннан чыгып тикшерү (күзәтчелек) чараларының төрләре, эчтәлеге һәм интенсивлыгы турында хәбәр итеп, профилактик әңгәмәләр үткәрелде.

2022 елда идарәче компанияләр һәм ТМШ адресына күпфатирлы йортлар белән идарә итү һәм гомумйорт мөлкәтен карап тоту эшчәнлеген башкарганда норматив документларның мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында 372 кисәтү кертелде.

ТР ДТИ сайтында торак күзәтчелеген һәм лицензия контролен тормышка ашыру буенча Түбән Кама РТИ эшчәнлеге турында даими мәгълүмат урнаштырылып барыла. 2022 елда барлыгы 43 мәгълүмати хәбәр урнаштырылды, идарәче оешмаларга консультация бирү буенча 25 чара үткәрелде.

221 контроль-күзәтчелек чарасы юридик зат белән үзара бәйләнешкә кермичә үткәрелде, шуларның 133 – күчмә тикшерү кысаларында, 114 мәҗбүри таләпләрнең үтәлешен күзәтү кысаларында үткәрелде.

2022 елда Түбән Кама РТИ тарафыннан Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында яшәүчеләрдән торак фондын карап тоту һәм ремонтлау, күрсәтелә торган торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфатына кагылышлы мәсьәләләр буенча 711 мөрәҗәгать каралды.

Гражданнарның торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне исәпләүнең нигезлелеге мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләрен карау нәтиҗәләре буенча яшәүчеләргә 751 635,64 сумлык түләү яңадан (алар файадасына) исәпләнде.

Түбән Кама РТИ торак күзәтчелеген һәм лицензия контролен гамәлгә ашыру буенча эшчәнлеге турындагы барлык мәгълүмат «ТР торак фонды мониторингы» ДМС системасында урнаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International