Торак фондыныда энергия нәтиҗәлелеге дәрәҗәсен һәм аның энергетика ягыннан файдалылыгын арттыру максатларында күпфатирлы йорт (алга таба – КФЙ) биналары милекчеләренең уртак мөлкәтен карап тотуга таләпләр исемлегенә энергия саклау һәм КФЙ энергетика нәтиҗәлелеген арттыру буенча чаралар уздыру турында таләпләр кертелә.
КФЙ карап тоту өчен җаваплы зат яисә, КФЙ белән турыдан-туры идарә иткәндә, КФЙ биналарның милекчеләре КФЙ биналарның милекчеләренең уртак мөлкәтенә карата энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру буенча чараларның расланган исемлегенә кертелгән энергия саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру буенча чараларны уздырырга бурычлы, күрсәтелгән чараларның элегрәк уздырылу яисә аларны уздыру нәтиҗәләре саклану очракларыннан тыш. Мондый бурыч «Энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 2009 елның 23 декабрендәге 261-ФЗ номерлыфедераль закон белән кертелде.
Күрсәтелгән чараларны уздырган өчен чыгымнарны киметү максатларында КФЙ биналарның милекчеләре КФЙ карап тоту өчен җаваплы заттан КФЙ кулланыла торган энергетика ресурслары күләмен киметүгә юнәлдерелгән гамәлләрне башкаруын һәм (яисә) шушы затның КФЙ кулланыла торган энергетика ресурслары күләмен киметүне тәэмин итүче энергосервис шартнамәсе (контракты) төзелүне таләп итәргә хокуклы. КФЙ биналарның милекчеләре күрсәтелгән чараларны уздырган өчен чыгымнар тотарга бурычлы.
Эксплуатациягә керткәндә энергетика нәтиҗәлелеге классы бирелгән күпфатирлы йортның КФЙ эксплуатацияләү барышында энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә җавап бирүе буенча дәүләт торак күзәтчелеген гамәлгә ашырганда Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе КФЙ биналарның милекчеләренең уртак мөлкәтен карап тоту кагыйдәләре үтәлешен тикшергәндә КФЙ энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә туры килүен билгеләү өчен кулланыла торган күрсәткечләрнең агымдагы саннарыннан һәм КФЙ турындагы бүтән мәгълүматлардан чыгып, КФЙ энергетика нәтиҗәлелеге классын билгели.
Энергетика нәтиҗәлелеге классын беркетү (раслау) турындагы декларация КФҮ биналары милекчеләре (КФҮ балән турыдан-туры идарә итү гамәлгә ашырылганда) яки КФЙ белән идарә итүче зат тарафыннан бирелә.
Энергияне сак тоту һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру турындагы законнарның 261-ФЗ законнарында күрсәтелгән яклар тарафыннан үтәлү өлешендә хокук бозуларны кисәтү буенча профилактик чаралар кысаларында, Түбән Кама районара торак инспекциясе торак фонды белән идарә итүне гамәлгә ашыручы оешмаларга торак мөнәсәбәтләрен, срокларын һәм административ җаваплылыкны җайга сала торган норматив-хокукый актлар турында мәгълүмат җиткерә.
2022 елда Түбән Кама районара торак инспекциясе тарафыннан 11 КФЙ энергия нәтиҗәлелеге класслары бирелде, шул исәптән 10 йортка «С» энергия нәтиҗәлелеге буенча югары класс бирелде.
Хәзер башкарыла торган эш күпфатирлы йортта энергетика ресурсларын чагыштырма сарыф итүнең нормалана торган күрсәткечләрен билгеләү мөмкинлеген бирә, ә күпфатирлы йорт милекчеләренең энергетика нәтиҗәлелеге классы турындагы актта күрсәтелгән күрсәткечләр нигезендә энергетика ресурсларын сарыф итүне контрольдә тоту мөмкинлеге барлыкка килә. Шулай итеп, идарәче оешмаларга әлеге күрсәткечләрне начарайту өчен җаваплылык барлыкка килә.